Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлы мәхкәмә тәфтишләре сүткән диварга Татарстанның Югары мәхкәмәсе турында яңа баннер элгән 


Марс Хәйруллин аска яңа баннер
Марс Хәйруллин аска яңа баннер

Баннерга “Татарстанның Югары мәхкәмәсе криминаль әтрәк-әләм” дип язылган.

Казан кирмәне янындагы ике катлы йортта яшәүче Марс Хәйруллиин якшәмбе, 6 февраль көнне Татарстанның Югары мәхкәмәсен тәнкыйтьләп яңа баннер аскан. Бу хакта Idel.Реалии"-га Хәйруллин үзе хәбәр иткән.

Баннерга "Татарстанның Югары мәхкәмәсе криминаль әтрәк-әләм" дип язылган. Шул рәвешле казанлы, мәхкәмә тәфтишләре чормасының диварын сүткәннән соң, 4 февральдә биргән вәгъдәсен үтәгән. Дивар булып торган профнастилда "Казанның росреестры башкарма комитеты эчке эшләр министрлыгы Мафия" дигән язу язылган иде.

Марс Хәйруллин әйтүенчә, аңа диварны сүтү өчен бернинди формаль нигезләрне дә күрсәтмәгәннәр.

Тәфтишләр һәм Вахитов районы хакимияте вәкилләре Хәйруллиннар өе янына "Татарстанның Югары мәхкәмәсе – җинаятьчел клоака" дигән баннерны салдыру өчен килгән иде.

Ул баннерны, Казан башкарма комитетының Хәйруллиннарга булган дәгъвасы нигезендә салдырдылар. 22 февральдә каралырга тиешле дәгъвада түрәләр баннерның ышанычлы беркетелүен беркем тикшермәгән, димәк ул төшеп кемне дә булса имгәтә ала дигән фаразлар бар, дип белдергән.

Хәйруллинның исәпләүләренә күрә, баннерны салдыру, соңыннан диварны сүтүгә кагылышлы махсус операциядә 50ләп кеше катнашкан. Бу – тәфтишләр, хакимият вәкилләре һәм ике корылманы да сүтеп алган эшчеләр. Хәйруллин үзе әйтүенчә, ул эшчеләрдән профнастил битләрен әйләндереп куеп беркетүләрен яки үзенә булса да калдыруларын сораган, әмма аның сүзләрен игътибарга алмаганнар.

Дивар сүтелеп, профнастил битләре "хакимият йортына" алып кителгәннән соң, казанлы барысын да ничек бар, шулай калдырачагын белдергән, аның әйтүенчә, хәзер яңа баннерларны беркетү һәм тәфтишләр килгән очрата, тиз генә төреп, яшереп кую күпкә җиңелрәк булачак.

Хәйруллинның Татарстанның хакимият структуралары белән "баннер сугышы" 2009 елдан бирле дәвам итә. Үзе сөйләвенчә, бу вакыт эчендә куәт оешмасы вәкилләре еш кына йорты диварыннан баннерларны йолкып алган һәм бу баннерлар ахыр чиктә "юкка чыккан".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG