Western Union акча күчерү системы 2022 елның 1 апреленнән Русия эчендә операцияләр башкаруын туктатачак, моңа әлеге хезмәткә ихтыяҗ аз булу сәбәпче, диелә. Базарда ул Тиз түләү системнары һәм банк карталары арасында акча күчерүләр белән көндәшлек итә. Бу хакта РБК яза.
31 мартта ук Русия эчендә Western Union аша акча күчереп булмый башлаячак, ә 1 апрельдә түләү алу яки аны кире кайтару мөмкинлеге юкка чыгачак, диелә.
Чит илгә акча күчерүләр исә гадәти тәртиптә башкарылачак. 2020 елның июлендә PayPal түләү сервисы да Русия эчендә акча күчерүләрне туктаткан иде.
Русия эчендә акча күчерүләр базарында банклар, аерым алганда Сбербанк өстенлек алып тора. Үзәк банк мәгълүматына күрә, 2021 елның тугыз ае эчендә илдә тулаем алганда 8,5 миллард тапкыр акча күчергәннәр, аларның гомуми суммасы - 42,5 трлн сум.
Банклар кредит оешмасы эчендә картадан картага акча күчергән өчен комиссия алмый, ә Тиз түләү системында, телефон номеры аша төрле банклар арасында акча күчерүләр башкарылганда да, комиссия тотып калынмый. Western Union-да банк бүлекчәләренә акча күчергән өчен тарифлар 100 сумнан бер мең сумга кадәр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!