Русия хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин Беларус белән килешү өлгесен имзалаган, ул Сүриягә "һуманитар ярдәм күрсәтү" өлкәсендә хезмәттәшлекне күз уңында тота. Моның өчен Сүриягә 200гә кадәр беларус хәрбиләрен җибәрү тәкъдим ителә. Документ Хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыккан.
"Беларус хәрбиләре бары тик һуманитар максатларда, сугыш хәрәкәтләре тышында чаралар башкару өчен җәлеп ителә", дип искәртелә килешү өлгесендә.
Сүриядә булган вакытта Беларус хәрбиләре Русиянең һава көчләре төркеме урыннарында урнашачак һәм Русия саклану министрлыгының дошман тарафларны дуслаштыру үзәгенә буйсыначак, әмма шул ук вакытта Беларусның вәкаләтле оешмасы идарәсе астында калачак.
Документ текстына ярашлы, Русия беларус хәрбиләрен "бушлай" тору урыны, ашау, материаль чаралар, медицина ярдәме, формалы кием, транспорт һәм корал белән тәэмин итәчәк, шулай ук Беларус гаризасы нигезендә, Сүриягә җибәрер алдыннан хәрбиләрне әзерли алачак.
Русия тарафы шулай ук Беларус хәрбиләрен Сүриядәге хәрбиләр урнашкан урынга китерәчәк һәм гомерләренә куркыныч янаган очракта, кире эвакуацияләячәк.
Килешүнең вакыты чикләнмәгән, әмма тарафларның һәркайсы ярты ел алдан язмача хәбәр җибәреп, килешүне өзәргә мөмкин.
2019 елның мартында Александр Лукашенка Беларус үз хәрбиләрен Сүриягә җибәрмәячәк дип белдергән иде.
"Нәрсәгә катнашырга анда? Анда бит хәрби хәрәкәтләрнең төгәлләнүен игълан иттеләр. Анда безгә эш юк. Аннан соң, минем бу проблем белән иртәрәк тә шөгыльләнергә мөмкинлегем бар иде, тик катгый рәвештә кистереп әйттем: Конституциябез нигезендә Кораллы көчләрне ил тышына юлларга безнең хакыбыз юк", дигән иде Лукашенка.
Хәзер исә Беларус Конституциясенең яңартылган өлгесенә ярашлы, "президент тәкъдиме белән" Беларусның халык җыены хәрбиләрне "күмәк иминлекне тәэмин итүдә катнашу һәм халыкара тынычлыкка һәм иминлеккә ярдәм итү эшчәнлеге өчен" ил тышына юллау турында карар кабул итә алачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!