Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кешеләрдә миллилеккә тартылу сизелә"


Актанышта яшәүче һәвәскәр фотограф Таңсылу Галимова "Төрки йөзләр" проекты кысаларында милли фотосессияләр ясау белән шөгыльләнә. Азатлыкка ул шушы шөгыле, бу кәсепкә ничек килүе турында сөйләде.

Һәвәскәр фотограф Таңсылу Галимованың бер фотосессиясе инстаграмда таралып, күп уңай комментарлар җыя башлады. Әлеге фотоларда аның әти-әнисе – Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән Сәрия Фәттахова милли киемнәрдә сурәтләнгән.

Таңсылу Азатлыкка бу фотосессиянең "Төрки йөзләр" проекты кысаларында ясалуын сөйләде. Таңсылу белән җәмгыятьтә милли фотосессияләргә ихтыяҗ дәрәҗәсе, аның тиздән Актанышта узачак фотокүргәзмәсе турында сөйләштек.

—​ Таңсылу, бу фотопроектның идеясе, концепциясе нидә, тулырак сөйләп китә аласыңмы?

— Гомумән, идея каян килеп чыкты дигәндә, мин башкорт фотографы Илнараның bashmodels проектын күреп илһамландым – ул кызларны башкорт киемнәренә киендереп, юрталар янында фотога төшерә иде. Гаиләле фотолар да бар иде. Үзенең юрта-костюмнары түгелдер инде, каяндыр арендага аладыр дип уйлыйм. Декретта чакта күрдем дә, миңа шундый нык ошады, "О, миңа да барырга кирәк!" дип уйладым да, бара алмадым – Уфада бит инде. 2019 елда үзем фотога төшерә башлагач, иң беренче итеп татар киемнәре белән коллекция ясамакчы идем. Теләгән кеше үзенә сайлап алып кия дә, фотога төшә дип уйлаган идем. Әмма безнең костюмнарны карап чыктым да, анда гел сәхнә киемнәре генә булды. Бездә шулай бит инде – артык чуар, артык попса, сәхнәчә. Ә мин гади, без менә хәзер casual кигән кебек, элеккечә кэжуал образлар теләгән идем. Аннан соң бу калды да калды.

Таңсылу Галимова
Таңсылу Галимова

Узган елда җәй көне үземнең "Зөләйха бәйли" бәйләм аккаунтына шундый темага фотосессия ясарга булдым – янәсе, татар кызы бәйләп утыра дип, үземне төшерергә булдым. Үземдә нәрсә бар – бию киемнәреннән сайлап алып, керәшен алъяпкычларын алып, образ ясадым да, биюче кызлардан толымнар сорап торып, фотосессия уздырдым. Фотоларны эшкәрткәч, карадым да, кызык өчен генә фотографиягә багышланган аккаунтыма куеп карыйм дигән идем, кызлар яза башлады: "минем күптәнге теләк", "минем дә төшәсем килә", "шундый матур образ" дип. Гади генә образ иде инде ул: кара күлмәк, кара алъяпкыч, толымнар, йөзекләр-алкалар. Шуннан китте инде – фотокөннәр эшләдем башта, ул образ белән Казанда да төшердем, мөселман кибетеннән берничә әзер күлмәк алдым. Кызып китеп, кышка, язга бер, җәйгә бер образ уйлап куйдым. Бу образлар күбрәк хатын-кызлар өчен, хатын-кызлар барыбер күбрәк ярата матур итеп, киемнәр киеп фотога төшәргә. Концепция үзеңнең тарихи тамырларыңны сизү, үзеңнең борынгы әбиләреңнең кичерешләрен тоярга омтылу турында.​

—​ Проект "Төрки йөзләр" дип атала, әлегә татарлар гына катнашамы?

— Мин башта "төрки" сүзен кулланмаган идем, әмма минем һәрвакыт чиста татарча гына да түгел, чиста башкортча да түгел, ниндидер җыелма образлар чыга – кайбер җирдә казакъ бизәкләре дә бар, кайбер атрибутлар төрек мәдәниятеннән. Ә фотосессия геройлары булырга теләгән һәркем төшә ала, шул ук төрки милләт вәкилләре – татарлар, төрекләр, казакълар.

—​ Ничә эш булды инде?

— Егермеләп фотосессия булды инде, бәлки утыз да.​

—​ Милли фотосессияләргә заказлар күпме?

— Әйе. Миңа гына андый әйбер ошый дип уйлаган идем, дус кызларымның күпчелеге fashion темасын ярата: яңача юнәлешләр, шул ук кэжуал… Миңа да ошый ул юнәлешләр, андый фотосессияләр төшерү дә ошый, әмма милли тема, этник стиль йөрәгемне күбрәк җилкетә. Инстаграмда күп бит ул: казакъларның, монголларның, якутларның, алтайларның милли фотосессияләре бик күп – тауда, табигатьтә, милли киемнәрдә, уен кораллары белән… Аларны караганда ниндидер аңлаешмас хис туа – сагыну хисеме соң ул… Шуларга гел кызыга идем, мин генә түгел икән андый кеше, бик күп кызлар язды – татарлар да, башкортлар да, чит илдән дә безгә килмисеңме дип сораучылар да булды. Монысы минем өчен киләчәккә фототур ясар өчен яхшы тема.​

—​ Татарда гына түгел, башка милләтләрдә дә бу тренд соңгы арада гына күзәтелә башлады. Милли темага игътибар артуның сәбәбе нидә дип уйлыйсың?

— Элекке әйберләр киредән модага кайта дигән әйбер бар: элекке чалбар-күлмәк фасоннары… Бәлки, шуның белән бәйледер. Милли-этно киемнәр тирәсендә бөтерелгәч, миңа бу тема һәрвакыт якын булды. Хәзерге чорда кешеләр үз-үзләрендә "казына" башлады: "агымда булу" темасы барлыкка килде, үзеңне табу идеясе популярлашты, кешеләрдә "менә мин шундый милләт кешесе" дип индивидуальләшү туа башлады. Безнең Татарстанда мәсәлән "Печән базары" нык йогынты ясый, кешеләр милли кием белән кызыксына башлады, ясаучылары да күп. Милли кием, читекләрне ясау да елдан ел арта бара, татарчалатып рәхәтләнеп киенсәң була.​

—​ Кызлар күп яза, дидең. Милли үзтәңгәллекне чагылдыру ягыннан хатын-кызлар күпкә активрак, иреклерәк тоела.

— Хатын-кызлар гомумән һәрвакыт үзендә казына, һәрвакыт эзләнә, үсеш юллары эзли. Ир-атлар да шулай инде, әмма алар күбрәк конкрет эш яклы, алар акыл белән уйлый. Хатын-кызлар күпкә хислерәк, аларның шулай ук матурлыкка, матур киемгә, йөзек-балдакларга, энҗе-мәрҗәннәргә исе китә. Күпкә иҗадирак табигатьле диик. Шул ук кичке матур күлмәкләр, Гучи-Арманины яраткан кебек, хәзер милли кием модага кереп киткәч, бөтен кешенең киеп карыйсы килә. Бүтән кешедә юк бит, шунысы белән кызыктыра дип уйлыйм.​

—​ Ә синең объективтагы төрки хатын-кыз нинди ул?

— Ирекле, бар яктан җитешле. Минем күптән сугышчы кыз образы ясыйсым килә. Хәзер феминизм дулкыны кузгалды, Европада ул күптәннән, безгә әле кереп кенә бара, әле ир-атлар белән аңлашылмаучанлыклар күп. Хатын-кыз дигәндә минем күз алдыма ирекле, җитешле, үз-үзен ярата, үзенең кадерен белә торган, яңача сүзләр белән әйтсәк, шәхси чикләрен билгели белә торган, барысын да булдыра торган көчле зат килә.​

—​ Әтиегез мондый фотосессиягә тиз ризалаштымы?

— Мин гадәттә сорап тормыйм инде, әнкәй белән сөйләшәбез дә, әткәйгә вакытын гына әйтәбез (көлә). Әткәйгә бу тема ошый бит инде барыбер, шуңа күрә аны үгетлисе булмады. Әткәйләр бу фотоны инстаграмга куюга, ул пабликларга таралды, китте минем директка реакция – "бигрәк матур" дип күп яздылар. "Аудиторияне җәлеп итәсе булса, сине генә төшерәсе икән", дидем әткәйнең үзенә.​

—​ Синең үзеңнең фотограф булып китү тарихың кызык.

— Апам туган көнгә камера бүләк иткән иде. Электән үк кызлар белән дә фотолар төшерә идек инде. Декретка кадәр офиста эшли идем, "офиска кире кайтасы килми" дип апам белән сөйләшеп утыра идек, "Җитәр, Таңсылу, бар, инстаграмда аккаунтыңны булдыр, фотога төшерәм, дип яз, фотограф буласың", ди. Мин башта каршы килдем, мин чын фотограф түгел, үзем өчен генә төшерә идем бит – дуслар, туганнар өчен. Апам "иң мөһиме – башлап җибәрү", диде. Минем электән үк фотоларым җыелган битем бар иде инде, аны рәсми рәвешкә китердем дә, әйдәгез, миңа модель булырсыз дип, ясыйм, дип бер-ике дус кызны чакырдым. Алар аркылы ишетеп башкалар килә башлады. Шуннан башланды инде фотографчылык.​

—​ Яраткан эш белән шөгыльләнү авыр биреләме, күпме көч сорый?

— Беренчедән, әткәй белән әнкәйне моның эш икәненә ышандыру җиңел булмады (көлә). Кайдадыр оешмада рәсми эш булмагач, әти-әни моны трай тибү дип уйлыйлар бит инде. Хәзер аңладылар инде, киресенчә, булдырасың, үз эшеңне булдырдың, дип хуплыйлар. Икенчедән, техник яклары – әйбәт фотоаппарат кирәк, фото эшкәртү эшенә укып өйрәнергә кирәк. Өченчедән, кеше белән аралаша белү ягы бар – әкренләп үз шартларыңны куярга өйрәнәсең, баштагы мәлне, – мин профессионал түгел бит инде – үзлегеннән башлаган фотограф буларак, кимсенебрәк йөрисең, "ошармы икән", "нәрсә дияр икән" дип борчылып йөрисең. Иң рәхәт ягы – иҗади ягы, бигрәк тә үзем уйлап тапкан тема булса. "Төрки йөзләр" әле күптән түгел генә барлыкка килде, мин моңа кадәр дә берничә фотопроект уйлап тапкан идем. Мәсәлән, былтыр җәй мин бу проектны гарәп чүлләре стилендә – Агыйдел буендагы комлыкта төшергән идем.​

—​ Актанышта фотограф ничек яши?

— Биредә күбрәк гаилә фотосессияләре, никах һәм туй инде. Мин тик ятмыйм, берәр тема уйлап табам, бигрәк тә җәй көне җайлы – Pinterest’ка кердең дә карадың берәр тема. Менә шундый фотосессия, шундый кеше кирәк дим дә, ташламалы бәягә тәкъдим итәм. Нәтиҗәсен күргәч, миңа да шундый фотосессия кирәк иде дип тагын берничә кеше язарга мөмкин. Яки минем шундый темаларны яратканны белгәч, "Менә минем шундый идеям бар, әйдәгез шундый фото ясыйбыз", дип кешеләр хәтта үзләре яза башлыйлар. Без бергәләп уйлашабыз, киемнәрен туры китереп, фото-видеолар ясыйбыз.​

—​ Таңсылу, соңгы сорау: "Төрки йөзләр"не кайда күрергә була?

— Беренчедән, инстаграмда. Аллаһ боерса, март башында Актанышта фотопроектның күргәзмәсен дә планлаштырам. Фотокүргәзмә генә түгел инде ул, анда хатын-кызлар өчен төрле остаханәләр булачак: бәйләм бәйләү, яулык бәйләү, визаж һәм башкалар – хатын-кызлар җыены булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG