9 февральдә узган Татарстанның ресторан һәм отель хуҗалары берләшмәсе эшмәкәрлек форумында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетының ректоры Рафис Борһанов җәмәгать туклануына кертелгән чикләүләрне тәнкыйтьләгән. Ул Казандагы барлар өчен төнге "локдаун" кертүләре белән килешми, дип яза "БИЗНЕС Online".
"Без спорт тармагы. Спорт барларын алыйк. Төнге сәгать 11гә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр – искиткеч. Әмма бездә Европа матчлары сәгать ничәдә башлана? Һәм спорт барларына нишләргә? Кеше сәгать унберенче яртыга кадәр бу өстәл артында утырган һәм нормаль булган, нишләп ул 23:30да инфекциялегә әйләнә? "Штаб шулай карар кылды" диюе җайлы. Ә нәрсә соң ул штаб? Штаб – тере кешеләр, штабка бөтен республика белән җитәкчелек итәргә кирәк! Без аңларга, ә соңыннан китеп, аңлатырга тиешле әйберләр бар", дип белдергән Борһанов.
Аның фикеренчә, чикләүләрне йомшартулары казнада да чагылачак, чөнки эшмәкәрлек салымнар түли.
Рафис Борһанов Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернердан тармакның мәнфәгатьләрен яклауда катгыйрак булуын сораган.
Узган елның 11 октябреннән республикада җәмәгать туклануы биналарына кергәндә QR-кодлар тикшерәләр. Бу чикләүләрне эпидемиологик вазгыять начараю сәбәпле кертттеләр. Соңрак аларга төнге вакытта – 23 сәгатьтән иртәнге алтыга кадәр эшләүне тыйдылар.
Яңа ел бәйрәмнәрендә чикләүләр йомшарды – Яңа ел көнне рестораннар иртәнге сәгать өчкә кадәр эшли алды, ә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр кунакларны төнге бергә кадәр кабул итәргә рөхсәт ителгән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!