Татарстан ковид-һоспитальләрендә ятаклар кими. Бу хакта 11 февральдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов матбугат очрашуында белдерде.
"Бүген вакытлыча һоспитальләрдә 4 503 ятак бар. Шуларның 6,2 проценты, бу 278 ятак, буш. Кирәк булса, без тиз арада аларны арттыра алабыз", диде ул.
Балалар арасында коронавирус белән авырулар арта бара. Чирне барлыгы 5 170 бала йоктырган. Аларның күпчелеге өйдә дәвалана. Шул ук вакытта балалар ковид-һоспиталендә дә ятаклар кими.
"Бездә 385 балалар ятагы әзерләнгән. Аларның 380е тулган. Яңа авыручылар килсә, ятакларны кыска вакыт эчендә арттырачакбыз", диде ул.
Роспотребнадзорның Татартсан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина Татарстанда "омикрон" штаммы таралды дип белдерде. Бүгенгә республикада сайлап тикшергән 234 кешедә коронавирусның яңа штаммнары табылган.
"Хәзер 122 кеше, бу 73 процент, "омикрон" йоктырган. 62 очракта (26,5 процент) "дельта" белән авырыйлар. Бер атна эчендә "омикрон" үсеш алды һәм ул иң киң таралган штамм булып тора", диде ул.
Авдонина сүзләренчә, Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны артуы киләсе 3-4 атна эчендә дәвам итәчәк. Республикадагы вәзгыять турында март башында тулырак әйтергә мөмкин булачак, диде ул.
Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 2 238 кеше, шул исәптән, 205 балигъ булмаганнар COVID-19 йоктырган, 228 кеше хастаханәгә салынган. Рәсми мәгълүматларга караганда, пандемия башыннан Татарстанда 1 646 үлем очрагы теркәлгән.
Русиядә бер тәүлек эчендә авыручылар саны 200 мең кешедән артып китте. 19 891 кеше хастаханәгә салынган, 722 кешенең гомере өзелгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!