Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернеттагы сүзләре өчен былтыр 44 русияле төрмәгә ябылган


Биш ел элек интернеттагы сүзләр өчен җинаять эшләренең күбесен "хисләрне мәсхәрәләү" гаепләве белән ачкан булсалар, 2021 елда террорчылыкны аклау һәм экстремизмга чакыру маддәләре ешрак кулланыла башлаган.

2021 елда Русиядә интернеттагы сүзләре өчен 44 кешене ирегеннән мәхрүм иткәннәр, ә социаль челтәрләрдә шәрехләмәләр һәм постлар өчен 401 җинаять эзәрлекләвен очрагы теркәлгән. Бу хакта "Сетевые свободы" проектының ел саен уздырылган тикшеренү хисабында языла.

Тикшеренү авторлары искәрткәнчә, эзәрлекләүләр (тентүләр, сорау алулар, тоткарлаулар) саны 2017 елдан бирле иң зур күрсәткечкә җиткән.

Биш ел элек җинаять эшләренең күбесен "хисләрне мәсхәрәләү" сәбәпле ачкан булсалар, 2021 елда террорчылыкны аклау һәм экстремизмга чакыру маддәләре ешрак кулланыла башлаган.

Русиянең 29 төбәгендә мәхкәмәләр кешеләрне интернеттагы активлык өчен ирегеннән мәхрүм иткән. Алар арасында Хакасия, Байкал арты, Краснояр, Приморский, Хабаровский крайлары, Кемерово, Магадан һәм Новосибирски өлкәләре бар.

Шулай ук бер ел эчендә административ җаваплылыкка тарту очраклары 1,5 тапкырга арткан. 2020 елда – 1222 очрак булса, 2021 елда 1806 булган. Аларның яртысыннан артыгын "ят агент" дип танылган мәгълүмат чаралары һәм журналистларның эшләре алып тора. Алар аерым бер хәбәрләрдә, постларда, хәтта социаль челтәрләрдә белдерелгән фикерләрдә тиешле тамга булмауга кагыла.

2021 елда Русиядә интернет ирегенә тыкшынуның 450 мең очрагы булган, бу 2020 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк диелә.

Хакимиятләр интернет иреген чикләү турында 90нан артык тәкъдим ясаган, ят агентлар реестрына 93 журналист һәм медианы керткән. Роскомнадзор фәрманы белән 400 меңнән артык сылтама томаланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG