Казанда шартлаткыч җайланмалар куелу турындагы хәбәрләрдән соң мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр. Шулай ук КФУның төп бинасыннан студентлар һәм укытучыларны да эвакуацияләгәннәр.
Икенче көн рәттән Казандагы мәктәпләргә бинада шартлаткыч җайланма булуы турында кисәтүләр килә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе үзенең Telegram-каналында.
Шартлаткыч җайланмалар куелуы турындагы хәбәрләр 115 мәктәпкә килгән. Шулай ук бүген, 11 февральдә Казан федераль университетының (КФУ) төп бинасыннан студентларны һәм укытучыларны да эвакуацияләгәннәр. КФУның матбугат хезмәте ялгышлык белән янгын турында хәбәр җиһазы эшләде дип хәбәр итте.
Шартлаткыч җайланмалар куелуы турындагы хәбәрләр аркасында мәктәпләрне киңкүләм эвакуацияләүләр Идел буе төбәге шәһәрләрендә берничә ай дәвам итә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!