Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инфляция аркасында Русия банкы төп процентны арттырды


Бу аның төп процентны узган елның мартыннан алып сигезенче мәртәбә арттыруы.

11 февраль, җомга көнне Русия банкы төп процентны кисәк 8,5тән 9,5 процентка күтәрде. Бу 2017 елның маеннан иң югары процент һәм узган елның мартыннан инде сигезенче тапкыр арттыру.

Үзәк банк белдерүендә язылганча, төп процентны күтәреп, ул инфляцияне еллык максат итеп куелган дүрт процентка кадәр төшерергә тырыша.

Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматына күрә, хәзер инфляция узган елның декабре белән чагыштырганда тизәйгән һәм 8,8 процентка җиткән. Ел башында азык-төлек иң нык кыйбатланган таварларның берсе булган – бәяләр. еллык исәп белән 11 процентка арткан. Җиләк-җимеш, яшелчә, ярма, токмач, ит һәм шикәр аеруча кыйбатланган.

Үзәк банк искәртүенчә, тауар җитештерү ихтыяҗны каплый алмый, ә җитештерүне арттыру авыр, чөнки эшче көчләр җитешми. Болар барысы да коронавирус пандемиясе вакытында дөнья базарларында бәяләр арту шартларында бара.

"Ведомости" белгечләре искәртүенчә, төп процентны арттыру – көтелгән хәл. Аналитиклар шулай ук Русиянең Украинага бәреп керү ихтималы турындагы хәбәрләр аркасында рубльнең көчсезләнүен дә искәртә.

Узган ел ахырында Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина банкның төп процентны нейтраль булган дәрәҗәгә – еллык 5-6 процентка 2023 елның уртасыннан да иртәрәк төшермәячәген хәбәр иткән иде.

Төп процентны күтәрү инфляцияне тоткарлый, әмма шул ук вакытта кредит процентларының артуына китерә, нәтиҗәдә куллануның кимүенә һәм икътисадның акрынаюына сәбәп була ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG