Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Юлия Галәмина чарасына полиция килгән


Юлия Галәмина
Юлия Галәмина

Оештыручылар чараны Parallel коворкингында уздырырга ниятләгән иде һәм ул урынны 11 февральгә кадәр сер итеп тоттылар.

Оппозиция сәясәтчесе Юлия Галәмина проекты булган "Район антикоррупциясе мәктәбе"нең 12 февральдә Казанда узган чарасына полиция килгән. Мәктәп укулары коронавируска каршы чараларны бозып уза дигәннәр. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә. Полиция тәнәфес вакытында килгән, бу вакытта Галәминә залдан чыгып киткән булган.

Провокацияләрдән куркып оештыручылар баштан ук катнашучыларга битлек кияргә һәм ара калдырып утырырга киңәш итте. Чарада 25-30 кеше катнашкан, конференц-залда бу кадәр кешегә ара калдырып утырырга мөмкинлек булган.

Баштарак чара булырга ике сәгать кала Галәминага укулар узарга тиешле Parallel коворкингыннан шалтыратып, "сигнализация эшләп китте", "электр утын өзделәр", "ишекләр бикләнеп калды", дип хәбәр иткәннәр иде. Оештыручылар башка урын эзләде.

Очрашу урынын оештыручылар 11 феварль киченә кадәр сер итеп тоткан иде. 10 көн элек Татарстан хакимиятенә якын телеграм-каналларның берсе чараны оештыручылар һәм анда катнашучыларга янаган иде. "Черек күл"дәге (анда эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе урнашкан) дуслар инструкцияләр алды" дип язды алар.

Казанда оппозиция сәясәтчеләренә заллар бирүдән баш тартуның бу беренче очрагы гына түгел. 2017 елда "Шушма" кунакханәсе Татарстан һәм Русия арасында федератив килешүне озайту мәсьәләсенә багышланган дебатлар уздырырга зал бирмәде.

2019 елда "Ногай" кунакханәсе "Татарстан. Выборы-2020" форумы оештыручыларына конференц-зал бирүдән баш тартты.

Parallel коворкингы вәкиле "Idel.Реалии"га янгын сигнализациясе эшләп китүен раслаган. Ләкин ул соңрак зал биреләчәкме дигән сорауга җавап бирә алмаган.

Юлия Галәмина чарасында катнашырга теләгән Казан оппозициясе вәкилләре Parallel коворкинга Татарстан куәт оешмалары басым ясагандыр дип фаразлый. Оештыручылар әлеге вакытта башка мәйдан эзли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG