Киев Русия хәрбиләренең Украина чигендәге активлыгы турында сөйләшү өчен Мәскәү белән очрашу сорады. Бу турыда Украинаның Тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба үзенең Твиттерында язды. Мөрәҗәгать 2011-нче елгы ышаныч һәм куркынычсызлык чаралары турындагы халыкара килешү, ягъни Вена документы нигезендә ясалды.
11 февраль кичендә, Киев Мәскәүдән Украина чик буе һәм басып алынган Кырым янында Русия хәрбиләренең активлыгы турында мәгълүмат сораганын әйтте. Кремль бу хәбәргә аңлатма бирмәде. 13 февральдә шундый ук үтенечне Балтыйк буе илләренең Минскига җибәрүе билгеле булды. "Бу үтенеч буенча очрашу дүшәмбегә планлаштырылган иде", - диелгән Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасында (ЕИХО) рәислек иткән Польшаның твиттер аккаунтында.
Русия очрашуда катнашырга риза булса, аны Польша ягы алып барачак. Очрашу нәтиҗәсендә дәүләтләргә чик буен тотрыклыландыру һәм борчылу тудырган хәрби активлыкны туктату өчен чаралар күрергә тәкъдим ителергә мөмкин.
Киев Русия хәрбиләренең ике ил чигендә сизелерлек көчәюе турында инде берничә тапкыр хәбәр итте. Көнбатыш илләр әйтүенчә, Мәскәү Украина белән зур сугышка әзерләнә. Кремль моны кире кага һәм гаскәрләренең хәрәкәтен үзенең эчке эше дип атый.
Якшәмбе көнне, Украина президенты Владимир Зеленский АКШ президенты Джо Байден белән бер сәгатьтән артык Русия чиге буендагы хәл турында сөйләште. Ак Йорт мәгълүматында әйтелгәнчә, президентлар сөйләшүләрне һәм Мәскәүне тотып тору өчен чикләүләрне дәвам итү кирәклеге турында килешкән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!