Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү биржасында доллар бәясе 78 сумнан артты


Русиянең эре ширкәтләреннән булган “Яндекс”, “Сбербанк”, “Газпром”, “Магнит”, “Роснефть”, “Аэрофлот” һәм башкаларның хиссәләре дә арзанайды.  

14 февраль, дүшәмбе көнне Украина тирәсендәге вазгыять белән бәйле тискәре хәбәрләрнең яңа дулкынында, рубльнең бәясе кисәк төште. Мәскәү биржасында сатуларда долларның бәясе 28 гыйнвардан беренче тапкыр 78 сумнан югарырак күтәрелде.

Доллар 78,29 сумга кадәр җитеп алды. Евро исә 78 тиенгә артып, 88,32 сум булды.

Русия базарындагы акцияләр дә төште. Мәкәү биржасының индексы 4,16 процентка төште.

Русиянең эре ширкәтләреннән булган "Яндекс", "Сбербанк", "Газпром", "Магнит", "Роснефть", "Аэрофлот" һәм башкаларның хиссәләре арзанайды.

"Интерфакс" белгечләре Русия хиссәләренең арзанаюын Украина тирәсендәге вазгыять белән бәйли.

Киев Русия хәрбиләренең Украина чигендәге активлыгы турында сөйләшү өчен Мәскәү белән очрашу сорады.

Русия хакимиятләре һөҗүм ниятләрен кире кага һәм АКШны киеренкелекне арттыруда гаепли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG