Башкортстанның Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков вазифасыннан китте. Ул Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә җитәкче итеп билгеләнде. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфа хакимияте башлыгы вазифаларын башкару өчен, Нефтекама мэры Ратмир Мәүлиевне билгеләргә тәкъдим итте.
"Районда эшләп яхшы нәтиҗәләр күрсәткән кеше алга таба хәрәкәт итәргә, югарырак, җаваплырак вазифаларда эшләргә тиеш" диде Хәбиров.
Бүген Уфаның шәһәр шурасындагы утырышында Ратмир Мәүлиевне Уфа хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләү каралачак.
Ратмир Мәүлиев -1989 елның 14 августында, Нефтекама шәһәрендә туган. 2011 елда Башкорт дәүләт университетының "Юриспруденция" белгечлеген тәмамлаган. 2014 елда Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университетын бетергән.
Башкортстанның Дәүләт җыены каршындагы яшьләр иҗтимагый пулатына кергән.
2015 елның ноябреннән декабренә кадәр Татарстанның Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш урынбасары, 2015 елның декабреннән 2016 елның апреленә кадәр Ютазы районының башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын үтәде.
2016 елның апреленнән 2019 елның мартына кадәр Татарстанның Әлмәт районы башлыгының инвестицион үсеш киңәшчесе булып эшләде.
Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә мэр булып 2019 елның мартыннан торды. Сергей Греков 2020 елның 16 декабреннән Уфа хакимияте башлыгы вазифасын башкарган иде, былтыр 15 гыйнварда Уфа хакимияте башлыгы итеп сайланды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!