Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мэры Наил Мәһдиев зур коммуналь түләүләр өчен гафу үтенергә кушты 


Наил Мәһдиев
Наил Мәһдиев

Җылылык өчен түләүләр Чаллы халкында киңкүләм канәгатьсезлек уяткан иде, Мәһдиев белдерүенчә, түләүләр кыйммәтләнү өчен сәбәп юк.

14 февральдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев, торак-коммуналь хезмәтләр өчен артык түләүләр язылган кешеләрдән идарәче ширкәтләр гафу үтенергә һәм аларның түләүләрен яңадан хисапларга тиеш дип белдерде. Бу хакта ул хакимият киңәшмәсе барышында белдергән, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Мәһдиев әйтүенчә, идарәче ширкәтләр һәр шәһәр кешесенең шикаятен тикшерергә тиеш, чөнки тарифларның артуы да, һава температурасының нык түбәнәюе дә булмады. Димәк, түләүләрнең кыйммәтләнүе өчен сәбәп шулай ук юк.

"Шуңа күрә, һәр очракны идарәче ширкәтне чакырып, кулга каләм тотып карарга кирәк. Исәп-хисап, саннар, фактлар белән квалификацияле, укымышлы рәвештә эшләп алырга. Бездә түләүләрдә иң зур урынны җылылык алып тора. Чаллыда гигакалориянең бәясе - 1758 сум. Бу Русиянең, хәтта Татарстанның күпчелек шәһәрләрендәгедән күпкә арзан. Шуңа күрә торак-коммуналь хезмәтләр тулаем алганда башка шәһәрләрнекеннән кыйммәтрәк була алмый. Түләүләр билгеләнгәндә кайдадыр хаталар киткән булырга мөмкин", дип белдергән Мәһдиев.

Мәһдиев шулай ук хатасыз эшләүне сорады, әгәр алар бар икән, гафу үтенергә кушты.

Җылылык өчен түләүләр Чаллы шәһәре халкында киңкүләм канәгатьсезлек уяткан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG