Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" Донецки һәм Луһанскины тану турында мөрәҗәгать өлгесен тәкъдим итте


Русия паспорты булган кешеләр ДНРдан Русия думасы депутатларын сайлауга бара, архив фотосы
Русия паспорты булган кешеләр ДНРдан Русия думасы депутатларын сайлауга бара, архив фотосы

Хуплану очрагында ул Русия президентына җибәрелергә тиеш булачак. Документта Русия тышкы эшләр министрлыгы белән киңәшләшү дә тәкъдим ителә. 

Русия думасына президент Владимир Путинга үзләрен бәйсез дип игълан иткән Донецки һәм Луһански республикаларын (ДНР һәм ЛНР) тану турында мөрәҗәгать өлгесе кертелде. Ул Дәүләт думасы базасында барлыкка килде.

Мөрәҗәгатьне "Бердәм Русия" фиркасеннән Виктор Водолацкий белән Артем Туров тәкъдим иткән. Документта әлеге мәсьәләдә Русия тышкы эшләр министрлыгы белән киңәшләшү дә тәкъдим ителә.

Моннан тыш Думада карауга КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов җитәкчелегендә депутатлар төркеме әзерләгән мөрәҗәгать тә әзерләнгән.

Мөрәҗәгать өлгесе иртәгә, 15 февраль көнне Русия думасы пленар утырышында каралырга мөмкин.

19 гыйнварда КПРФ фракциясе депутатлары, шул исәптән аның лидеры Геннадий Зюганов Русия думасына пулат карары өлгесен кертте, документта алар "ЛНР" һәм "ДНР"ның бәйсезлеген тану үтенече белән рәсми рәвештә Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән.

Мөрәҗәгать текстында әйтелгәнчә, Украина хакимиятләре илнең Луһански һәм Донецки өлкәләрендә яшәүчеләренең "тарихи формалашкан нормаларына, көнкүрешенә, шулай ук ихтыяр белдерүенә һәм дин тотуына түземсез була башлаган". Документ авторлары Киев сәясәтен "үз халкына геноцид" белән чагыштырырлык дип санарга тәкъдим итә.

Русиядән ярдәм алган, үзләрен "ДНР" һәм "ЛНР" дип атаган төбәкләр Украинадан үз бәйсезлеген 2014 елда игълан итте. Әлегә кадәр Русия бу җирләрне Украина дип таный, Мински килешүләрне үтәү кирәклеген таләп итә иде. Русия бу "республика"ларны тану очрагында, ул Мински килешүләрен бозар булып чыгар.

Думадагы мөрәҗәгать Русия һәм Украина чикләрендә вазгыятьнең моңарчы булмаганча киеренкеләшүе фонында ясала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG