АКШ дәүләт департаменты Русиянең Украианага бәреп керү ихтималы сәбәпле килеп туган куркынычлар аркасында үз ватандашларына Беларус, Молдова һәм Днестр буе төбәгенә барудан тыелып торырга киңәш итте.
Дәүләт департаменты белдерүендә әйтелгәнчә, Беларуска бармый тору киңәше Беларус белән Украина чигендә Русия хәрби көчләренең артуы, Минскиның кануннарны үзе теләгәнчә үтәве, тоткарлаулар булу ихтималы һәм коронавирус пандемиясе белән бәйләп аңлатыла. Беларуста әлеге вакытта булган Америка ватандашларына тиз арада илдән китәргә киңәш ителә.
31 гыйнварда Дәүләт департаменты Минскидагы Америка илчелегеннән хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларын чыгарырга кушкан иде.
Молдовага барудан да Русиянең Украина тирәсендәге активлыгы һәм үзбилгеләнгән Днестр буе төбәге һәм Кишиневтагы хакимият арасында чишелмәгән низаг сәбәпле тыелып торырга киңәш ителә.
Ике төбәккә дә дүртенче дәрәҗә куркыныч тамгасы бирелгән.
Элегрәк 40лап ил үз ватандашларын Украинадан китәргә чакырган иде.
Узган елның көзеннән Көнбатыш илләре Украина белән чиктә Русия гаскәрләренең туплануын, Русиянең бу илгә бәреп керү куркынычы чынлап та булуын белдереп килә.
Соңгы бәяләмәләргә күрә, Украина белән чиктә Русиянең якынча 120 мең хәрбие тупланган.
Мәскәү бәреп керү ниятләре булуны кире кага һәм гаскәрләрнең күчеп йөрешен хәрби күнегүләр дип аңлата.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!