Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә алынган микрокредитлар саны рекордлы санга җитте


Архив фотосы
Архив фотосы

2021 елда алынган микрокредитлар күләме 77%ка арткан.

2021 елның дүртенче чирегендә русияләр рекордлы күләмдә микрокредитлар алган. Бу вакыт эчендә 150,9 миллиард сумга 11,2 миллион микрокредит алынган. Моның хакта "МиР" оешмасы хисабына нигезләнеп РБК яза.

2020 елның соңгы кварталы белән чагыштырганда, 2021 елда шул ук вакытта алынган микрокредитлар күләме 85,1%-ка арткан. Бу соңгы ике елда үсешнең максимумын тәшкил итә.

Барлыгы 2021 елда русияләр 472,5 миллиард сум күләмендә 35,7 миллион яңа микрокредит алган, диелә хисапта. 2020 ел белән чагыштырганда аларның саны – 70%ка, күләме 77%ка арткан.

Русияләрнең күпчелеге (80,4%) бу төр кредитларны онлайн алган. Ел дәвамында онлайн алынган кредитлар саны якынча өч тапкырга арткан.

Webbankir финанс онлайн оешманың җитәкчесе Андрей Пономарев микрокредитларга зур ихтыяҗны кешеләр керемнәре үсешенең инфляция үсешеннән түбәнрәк булуы белән аңлата. Онлайн кредит алу мөмкинлеге исә "гадәткә кергән тормыш сыйфатын саклауда гади ысул" булып тора, ди ул.

"МигКредит" сәүдә мөдире Надежда Димченко сүзләренчә, русияләр психологик яктан үзгәргән һәм микрокредитларны кабат ала башлаган.

2022 елда ипотека кредитын түләү вакыты русияләрнең гомер озынлыгының уртача өчтән беренә тигез булачак, дип белдерә НКР рейтинг агентлыгы тикшеренүләре. Белгечләр түләү вакытының озынаюын торакка бәя үсүе һәм шул ук вакытта, илдә яшәүчеләрнең керемнәре акрын артуы белән бәйли.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, 2022 елда ипотека түләүнең уртача вакыты 23 елга җитәчәк, шул ук вакытта 2020 ел нәтиҗәләренә күрә, Русиядә уртача гомер озынлыгы – 71,5 ел. Үзәк банк мәгълүматынча, ел башыннан ук кредитларны түләү вакыты 11,2 процентка, ягъни ике елга озынайган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG