Русия өчен чыгыш ясаган Эдуард Латыйпов Олимпиадада өченче бронз медаль алды. Ул Кәрим Хәлили, Александр Логинов һәм Максим Цветков белән бергә биатлонда эстафетада өченче килде. Беренче урында – Норвегия такымы, икенче – Франция.
Бу Пекин Олимпиадасында Эдуардның өченче медале. Элегрәк ул Ульяна Нигъмәтуллина белән биатлон буенча катнаш эстафетада өченче урын алган иде. Соңрак 10 чакрым узышта шулай үк өченче булып килгән иде.
Эдуард Латыйпов 1994 елның 21 мартында Беларусның Гродно шәһәрендә туган. Әтисе Ратмил Латыйпов Беларус республикасына хәрби хезмәткә килгән була, анда беларус кызы белән таныша. Хәрби хезмәттән соң яшь гаилә егетнең туган җире – Самар өлкәсе Камышлы авылына кайта. Эдуардның әти-әнисе хәзер дә Камышлыда яши, ә спортчы үзе Уфада тора, шунда шөгыльләнә, спорт ярышларында Башкортстан данын яклый.
Камышлыда яшәгәндә үк Эдуард чаңгыда оста шуа, чаңгы ярышларында катнаша. Беренче тренеры Марат Шәвәлиев була.
Эдуард Латыйпов – юниорлар арасында дөнья чемпионатында ике тапкыр бронз иясе (2014), Европа беренчелегендә алтын (2015) һәм ике тапкыр көмеш (2014, 2015) медальләр алган спортчы. Юниорлар арасында ике тапкыр дөнья чемпионы (2016), дөнья чемпионатында бронз бүләк иясе (2021). 2018 елда спортчының туган авылы Камышлыда биатлон үзәге ачылды, анда өлкә дәрәҗәсендәге ярышлар да уза.
Эдуардның абыйсы Руслан Латыйпов шулай ук спортчы, ул татарча көрәш остасы.
2021 нче елда Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Эдуардның әти-әнисен Дөнья татар конгрессы исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләгән иде.
Быелгы кышкы Олимпиа уеннарында Пекинда 16 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм Грузия өчен чыгыш ясый. 2022 елгы кышкы Олимпия уеннары 4-20 февральдә Пекинда уза. Бу уеннар дөньяда коронавирус пандемиясе һәм Кытайда кеше хокуклары белән бәйле вазгыять сәбәпле борчулар сурәтендә уза.
АКШ, Британия, Канада, Германия, Австралия һәм башка илләр Кытайда кеше хокуклары торышы, бигрәк тә Синҗан-Уйгыр төбәгендә мөселман азчылыклары эзәрлекләнү сәбәпле ачылу тантанасына бойкот белдерде. Икенче Олимпиада рәттән WADA санкцияләре аркасында Русия спортчылары Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясаячак, ә бүләкләү вакытында илнең гимны түгел, Пётр Чайковскийның оркестр белән фортепиано өчен Беренче концертыннан фрагмент яңгыраячак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!