Accessibility links

Кайнар хәбәр

Турхан Дилмачның яңа китабына Явыз Иван һәм Сөембикәгә багышланган бүлек кергән


Турхан Дилмач
Турхан Дилмач

2014-2018 елларда Төркиянең Казан баш консулы вазифасында эшләгән Турхан Дилмачның "Русия рухы. Миф белән чынбарлык арасында" ("Rusya’nın Ruhu. Efsane ile gerçek arasında") исемле китабы басылып чыкты. Китапта "Явыз Иван яисә Сөембикә драмасы" исемле бүлек тә бар.

15 февральдә Төркиянең Казакъстан илчесенең беренче киңәшчесе вазифасында эшләүче дипломат Турхан Дилмачның икенче китабы чыкты. Ул "Русия рухы. Миф белән чынбарлык арасында" дип атала.

Китапта "Явыз Иван яисә Сөембикә драмасы", "Урак белән чүкеч арасында мәдәният эшләре алып бару", "Мөселман Толстой", "Урыс Евразиячелеге" бүлекләр дә бар. Ул җәмгысе 13 бүлектән тора.

Китапта 13 төрле тарихи вакыйга яисә вазгыятьтән бүгенге Русиядә барган вакыйгалар тасвирлана.

Төркиянең "Ötüken Neşriyat" нәшрият йортында төрек телендә басылган әсәр төрекчә язылган һәм 288 биттән тора.

Дипломатның беренче китабы 2019 елда "Үзбәкстанда милли кемлек-тышкы сәясәт мөнәсәбәте" исеме астында басылган иде.

Турхан Дилмач Казанда Төркиянең баш консулы булып өч ел ярым эшләде. Эшләү дәверендә Татарстанның дәүләт теле булган татар телендә дә иркен аралашты.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Казандагы вазифасыннан китәр алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аңа Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.

Дилмач әлеге бүләккә Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды дип белдерелде.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG