Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Русиянең Украинага бәреп керү ихтималы саклана дип фаразлый


Джо Байден чыгышы
Джо Байден чыгышы

АКШ президенты Русия халкына мөрәҗәгать итеп, "сез безгә дошман түгел" диде.

АКШ һәм НАТО русияләргә янамый һәм Русия тирәсендә вазгыятьне киеренке хәлгә китерергә җыенмый. Моның хакта Украина тирәсендә вазгыять турында үз мөрәҗәгатендә АКШ президенты Джо Байден белдерде. Аның чыгышы Ак йортның youtube-каналында җанлы күрсәтелде.

— АКШ та, НАТО да Русия өчен куркыныч тудырмый. Без Русияне тотрыксызландырырга теләмибез. Русия ватандашлары, сез безгә дошман түгел. Мин кемнеңдер Украинага каршы җимергеч сугыш теләгәненгә ышанмыйм, — дип белдерде Байден.

Шул ук вакытта АКШ президенты Русиянең Украинага бәреп керү ихтималы әле саклануын әйтә. Аның мәгълүматына күрә, Украина чикләре тирәсендә Русиянең 150 меңләп хәрби кала.

Русия саклану министрлыгының гаскәрләрнең Украина тирәсендә күнегүләрдән кире кайтуы хәбәренә бәя биргәндә, Байден бу мәгълүматны әле тикшерергә кирәк диде. "Бу яхшы булыр иде, ләкин без әлегә моны төгәл белмибез", диде ул.

АКШ президенты сүзләренчә, Вашингтон вакыйгаларның теләсә нинди киләчәгенә әзер: дипломатиягә дә, һөҗүм итү очрагында кырыс җавапка да, шул исәптән, санкцияләргә дә. АКШ элеккечә дипломатия юлына тугры һәм кризисны тыныч юл белән хәл итеп була дип ышана, диде Джо Байден.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

  • 2021 елның көзеннән Русия Украина белән чикләр тирәсендә гаскәрләрне туплый. Көнбатыш илләр шуңа бәйле Русия Украинага бәреп керергә мөмкин дип саный. Русия хакимияте гаскәрләр хәрәкәтен укулар белән аңлата һәм беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмавын әйтә.
  • Көнбатыш медиа чаралары мәгълүматына күрә, АКШ күзләү хезмәтләре һәм хәрбиләр НАТО илләрен ихтимал һөҗүм 16 февраль башланырга мөмкин дип кисәтте. Шул ук вакытта АКШ президентының милли иминлек мәсьәләләре киңәшчесе Джейк Салливан АКШ төгәл һөҗүм көнен фаразлый алмый дип әйтте.
  • Әлеге вазгыятьтә АКШ, Британия һәм башка Көнбатыш илләр үз ватандашларына Украинадан китәргә һәм әлегә аңа бармаска киңәш итә.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG