Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада беренче мәртәбә Берләшү көне билгеләп үтелә

Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Алданрак Көнбатыш медиа чаралары Украинага һөҗүм 16 февральдә башланырга мөмкин дип фаразлаган иде.

Русия тарафыннан хәрби һөҗүм куркынычы сакланган вазгыятьтә, 16 февраль, чәршәмбе көнне, Украинада беренче тапкыр яңа дәүләт бәйрәме - Берләшү көне билгеләп үтелә.

Украина президенты Владимир Зеленский Берләшү көнендә үз иленең ватандашларына мөрәҗәгать итте. Президентның видеомөрәҗәгатен Украина телеканаллары трансляцияләде, аның сүзләре УНИАН агентлыгы бастырып чыгарды.

"Бөек илнең бөек халкы, хәерле иртә сиңа! Бүген мөһим көн - барыбызның да Берләшү көне. Без төрле, төрле яшьләрдә, җенесебез төрле, төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән, төрле һөнәр, талант, белем, тел, дин ияләре", дигән Зеленский.

Украина президенты искәртүенчә, аерымлыкларга карамастан, украиннарны "тынычлыкта, бәхетле булып, балалары һәм әти-әниләре белән бер гаилә булып яшәү теләге" берләштерә.

"Боларның барысына да безнең тулы хакыбыз бар. Чөнки без үз өебездә, без Украинада. Өебезне без яраткан кадәр беркем ярата алмаячак. Һәм беркем дә, бары тик без бергә генә өебезне яклый алачакбыз", дип мөрәҗәгать иткән дәүләт башлыгы украиннарга.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Моннан тыш, 16 февральдә Көньяк хәрби бүлгесенең гаскәрләре аннексияләнгән Кырымдагы полигоннарда хәрби күнегүләрне төгәлләгәннән соң, ярымутраудан китте, дип яза Русиянең саклану министрлыгына сылтама белән "Интерфакс".

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг әйтүенчә, алар әлегә Русия гаскәрләренең Украина чик буеннан китү билгеләрен күрми. Бу хакта BBC яза.

2021 елның көзеннән Русия Украина белән чикләр тирәсендә гаскәрләрне туплый. Көнбатыш илләр шуңа бәйле Русия Украинага бәреп керергә мөмкин дип саный. Русия хакимияте гаскәрләр хәрәкәтен укулар белән аңлата һәм беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмавын әйтә.

Көнбатыш медиа чаралары мәгълүматына күрә, АКШ күзләү хезмәтләре һәм хәрбиләр НАТО илләрен ихтимал һөҗүм 16 февраль башланырга мөмкин дип кисәтте. Шул ук вакытта АКШ президентының милли иминлек мәсьәләләре киңәшчесе Джейк Салливан АКШ төгәл һөҗүм көнен фаразлый алмый дип әйтте.

Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG