Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе "Крым.Реалии" хәбәрчесен 6 ел төрмәгә һәм штрафка хөкем итте


Владислав Есипенко
Владислав Есипенко

Акмәчеттә Русия контролендәге район мәхкәмәсе "Крым.Реалии" хәбәрчесе Владислав Есипенконы 6 ел иректән мәхрүм итү һәм 110 мең сум штраф җәзасына хөкем итте. Бу турыда "Крым.Реалии" хәбәр итә.

Хөкем карарын Русия хөкемдары Длявер Берберов чыгарган. Прокуратура журналистны 11 елга иректән мәхрүм итүне сораган иде.

Кичәге мәхкәмә утырышында соңгы сүзен әйткәндә Есипенко "XXI гасырда янаулар һәм җәберләүләр булырга тиеш түгел", диде.

"Крым.Реалии"ны гамәлгә куючы RFE/RL президенты Джейми Флай Есипенконы "кичекмәстән азар итәргә" өндәде.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Кырымны аннексияләгән Русия хакимияте Владислав Есипенконы канунсыз рәвештә шартлаткыч саклауда һәм аны бер урыннан икенче урынга алып баруда гаепли. Аны 2021 елның мартында Кырымдагы ФСБ хезмәткәрләре тоткарлады.

Есипенко, үзен гаепле дип тануга ирешү өчен, аңа карата төрле җәфалау ысуллары, шул исәптән электр кулланылуын белдерде.

Стокһолмдагы Civil Rights Defenders (CRD) халыкара хокук яклау оешмасы Кырымда кулга алынган һәм хөкем ителгән барлык сивил журналистларны, шул исәптән Владислав Есипенконы иреккә чыгарырга өндәде.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG