Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта хатын-кызның ВИЧтан терелүенең беренче очрагы ачыкланган


Аңа ВИЧның күзәнәкләргә үтеп керүен томалый торган генетик мутацияле донордан кәүсә күзәнәкләре күчереп утыртылган булган.

АКШта ВИЧлы хатын-кызга кәүсә күзәнәкләре күчереп утыртылганнан соң, авыруының ремиссиясе башланган, дип хәбәр итә CNN.

Дөньяда бу — чирне дәвалауның дүртенче ихтимал очрагы, әмма алданрак өч тапкыр ир-атлар дәваланган булган.

ВИЧтан тыш хатын-кызга лейкоз диагнозы да куелган булган. 2017 елда аңа, ВИЧның күзәнәкләргә үтеп керүен томалый торган генетик мутацияле донордан, кәүсә күзәнәкләре күчереп утыртканнар. Өч елдан соң ул ретровируска каршы терапия кабул итми башлаган, 14 ай узса да, аның организмында вирус элеккегечә күренми.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Тикшеренүчеләр сүзенчә, мондый дәвалау ысулы бер елда ВИЧ һәм азканлылык белән авыручы 50 кешегә ярдәм итә ала.

Шул ук вакытта бу ысул кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырту өчен медицина күрсәтмәсе булмаган кешеләргә туры килмәячәк. Ә 20 процент очракта, мондый дәвалану ысулы сәламәтлек белән бәйле башка проблемнар да китереп чыгара ала.

ВИЧтан беренче булып 2007 елда Тимоти Рэй Браун терелгән. Ул лейкемия рецидивыннан соң, 2020 елда үлгән. Тикшеренүчеләр шулай ук Лондоннан һәм Дюссельдорфтан булган ике авыру турында да хәбәр иткән иде, трансплантациядән соң аларның ВИЧ авырулары тотрыклы ремиссиядә булган.

Тотрыклы ремиссиянең дүрт очрагы булуга да карамастан, ВИЧ, элеккегечә, дәваланмый торган чир булып санала. Шулай да, узган елның сентябрендә Американың даруларны күзәтү федераль идарәсе (FDA) ВИЧтан даруның сынауларын хуплаган иде.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG