Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров Кырымтатарлар корылтае делегаты Эдем Дудаковның өендә тентү турында хәбәр итте 


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Моңа кадәр активист Эдем Дудаков берничә мәртәбә Бакчасарайдагы Хан сараен реставрацияләүләренә фикерен белдергән иде.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, аннексияләнгән Кырымда Кырымтатарлар корылтае делегаты, Корылтайның ревизия комиссиясе әгъзасы Эдем Дудаковның өендә тентү уздыруларын хәбәр итте, дип яза Крым.Реалии.

"Эдем Дудаков – урыс оккупантларының Бакчасарайдагы Хан сараен - кырымтатар архитектурасының энҗе бөртеге, дөнья әһәмиятендәге тарих һәм мәдәният һәйкәлен максатчан рәвештә юк итүе турында куркусыз фаш итүчеләрнең берсе", дип искәрткән Чубаров.

Русиянең Кырымдагы куәт оешмасы вәкилләре әлегә бу мәгүлүматка фикер белдермәде.

8 февральдә Русиянең "Мәдәният өлкәсе оешмаларына үзәкләштерелгән хезмәт күрсәтү һәм үстерү дирекциясе" дәүләт оешмасының җитәкчесе Илья Алымчев, "реставрация" уздыру барышында Бакчасарайдагы Хан сарае корпусларының берсендәге диварда зур ярык барлыкка килүе турында хәбәр иткән иде.

Украина омбудсмены Людмила Денисова "реставрация" уздыру барышында Бакчасарайда Хан сарае корпусларының берсенә зарар килүенә фикер белдерде һәм моны "һуманитар хокукны бозу" дип атады.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG