Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина белән вазгыять аркасында Лондон русияләргә "алтын визаларны" гамәлдән чыгармакчы 


Британия хакимиятләре хәзер Русия президенты Владимир Путин белән бәйле булган акчаларның һәм активларның илгә үтеп керү мөмкинлеген булдырмау өчен, виза кагыйдәләрен ныклап өйрәнә, диелә.  

Британия берничә атна эчендә "алтын визалар" бирү програмын гамәлдән чыгару мөмкинлеген карый, моңа кадәр мондый визалар белән бай чит ил ватандашлары илгә китергән капиталына алмашка ватандашлык ала алды.
Бу хакта, Британиянең эчке эшләр министры Прити Пателга якын чыганакларга сылтама белән, Financial Times хәбәр итә.

Басмалар язуынча, Украина тирәсендәге вазгыять киеренкеләшү белән бәйле рәвештә, Русиянең "пычрак акчаларыннан" сагаю аркасында, Британия хөкүмәтендә "алтын визалар" бирү проблемы турында фикер алышуга кайтканнар.
Британия хакимиятләре хәзер Русия президенты Владимир Путин белән бәйле булган акчаларның һәм активларның илгә үтеп керү мөмкинлеген булдырмау өчен, ныклап виза кагыйдәләрен өйрәнә, дип яза The Times.

Алданрак Лондон, Украинага карата "Русия агрессиясен" туктату өчен, "Русиягә каршы кайчан да булса булган санкция режимының иң кырысын" әзерләве турында белдергән иде.

Бу санкцияләр "Русия режимына стратегик һәм икътисади ярдәмне тәэмин иткән" затларга кагылачак диелә.

Британия премьер-министры Борис Джонсон сүзләренчә, Лондонның Русиядәге физик затларга һәм стратегик ширкәтләргә каршы чикләүләр кертергә мөмкинлек бирүче канундагы үзгәрешләре инде әзер.

Британия "алтын визалар" програмын 2008 елда башлаткан иде. Ике миллион фунт стерлингтан башлаган кертемнәренә алмашка чит ил ватандашлары илдә яшәү, ә соңрак ватандашлыкка гариза бирү һәм паспорт алу мөмкинлегенә ия булды.

2015 елда Британия, канунсыз акчалар әйләнеше булмасын өчен, визага дәгъва итүчеләрне тикшерүне кырыслатты: гариза бирүчеләрдән үзләренең финанс һәм эшлекле мәнфәгатьләренең аудитын уздыруны таләп иттеләр.

FT мәгълүматларына күрә, 2021 елда Британия хөкүмәте инвесторларга 798 виза биргән, шуларның 82се – русияләр. Шул ук вакыт эчендә Кытай ватандашларына 210 виза бирелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG