Татарстан хакимиятләре эшче мигрантларга кытлык турында белдерде, дип яза "Коммерсантъ".
"Монда төзелеш базарын бу көчләр белән тутыру өчен элегрәк пандемиягә кадәр эшләгән мигрантлар санын арттыру зарурлыгы бар", дигән Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.
Аның әйтүенчә, дефицит – хезмәт өчен түләү һәм төзелештә берничә ел эшләүче кешеләрнең тәҗрибәсе белән бәйле.
"Без таянган бу ресурс – төзелеш базарының мөһим өлеше", дип искәрткән ул.
Аның сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хезмәттешлек итә торган Үзбәкстан, Казакъстан һәм Бәйсез дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре хакимиятләре белән бу мәсьәләне берничә мәртәбә күтәргән.
Алданрак вице-премьер Марат Хөснуллин төзелешләрдәге мигрантлар белән бәйле проблемны хәл итәргә чакырган иде.
"Әйдәгез дөреслекнең күзенә карыйк, мигрант русияледән 50 процентка күбрәк эшли һәм 30 процентка азрак ала. Әйдәгез карар кабул итик һәм мигрантларсыз эшлик, алай булгач әйдәгез илдә төзүчеләрнең хезмәт хакын уртачага җиткерик, хезмәт җитештерүен арттырыйк, ә бу системлы кертемнәр. Ничек карарлар кабул итсәк, шулай булачак та", дип белдерде ул.
Казан шәһәр думасы депутаты Альфред Вәлиев хакимиятләргә, хезмәт мигрантларына юлчы ташу, сәүдә һәм гомуми туклану өлкәләрендә эшләүне тыярга тәкъдим иткән иде. Калуга өлкәсендә бу тыелды да инде.
🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!