Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ЛНР" һәм "ДНР" җитәкчеләре халыкны Русиягә эвакуацияләү турында игълан итте


Леонид Пасечник (сулда) белән Денис Пушилин, архив фотосы
Леонид Пасечник (сулда) белән Денис Пушилин, архив фотосы

Эвакуацияне алар "төбәктә киеренкелек арту" һәм Украинаның һөҗүм итәргә җыенуы белән аңлата. Украина бу гаепләүләрне кире кага. Рәсми Мәскәү эвакуация турында хәбәрдар булмавын белдерде.

Үзләрен бәйсез дип игълан иткән Донецки һәм Луһански республикалары ("ДНР" һәм "ЛНР") җитәкчеләре халыкны Русиягә эвакуацияләү турында игълан итте. Моны алар "төбәктә киеренкелек арту" белән аңлатты.

ЛНР башлыгы Леонид Пасечник халыкны Русиягә китәргә, төбәк башлыклары, хокук саклау органнары һәм ашыгыч ярдәм оешмалары хезмәткәрләрен халыкка чиккә кадәр барып җитәргә ярдәм итәргә чакырды. Аның чыгышын Луһански мәгълүмати үзәге чыгарды.

Пасечник сүзләренчә, Русия "үз җирендә "ЛНР" халкын кабул итәргә һәм урнаштырырга әзер". Ул "күзләү мәгълүматына" нигезләнеп, "Украина агрессоры" чиктә провокацияләр һәм "ЛНР"га һөҗүм планлаштыра дип белдерде.

ДНР башлыгы Денис Пушилин да, халыкка юнәлгән видеомөрәҗәгатендә халыкны күпләп Русиягә күчерү эше оештырыла. Беренче чиратта, хатын-кызлар, балалар һәм олы яшьтәге кешеләр эвакуацияләнәчәк, ди ул. Халык Русия җитәкчелеге белән "килешү нигезендә" Ростов өлкәсендә урнаштырылачак, дип белдерде ул.

Пушилин "ДНР" белән "ЛНР"ның соңгы айларда Украинаның көн саен чиктә хәрбиләр һәм корал санын күбәйтүен күзәткәнен әйтте. Аның сүзләренчә, Украина президенты Владимир Зеленский "якын арада хәрбиләргә һөҗүмгә күчү әмерен бирәчәк".

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Украина диверсияләр әзерләү һәм Донбасска һөҗүмгә әзерләнүен инкяр иттеләр. "Украина бернинди мондый гамәлләрне үтәми һәм планлаштырмый. Без мәсьәләне тулысынча дипломатик хәл итү юлында", дип язып чыкты үз твиттерында Украина тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Дмитрий Кулеба.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Донбасста ни булганы турында хәбәрдар булмавын әйтте. "Мин Пушилинда хәзер ни булганын белмим. Анда ниләр булганын белмим", диде ул.

Соңгы ике көндә Донбасста украин хәрбиләре һәм Русия тарафлы сепаратистлар бер-берсен атышлар оештыруда гаепләде. Соңгы мәгълүматларга караганда, 18 февральдә фетнәчеләр тынычлык тәртибен 20 тапкыр бозган. Соңгы тәүлектә Украина барлыгы 60 тапкыр ут ачу теркәгән.

"ДНР" һәм "ЛНР" вәкилләре дә Украина гаскәре ягыннан атышлар турында белдерде һәм үз җирләренә мина һәм снарядлар төшүен, кайбер авылларның утсыз калуын сөйләде.

Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы миссиясе соңгы тәүлектә биш йөздән артык шартлау теркәгән һәм ике тарафны да утны туктатырга чакырды.

15 февраль көнне Русия Дәүләт думасында үзләрен бәйсез дип игълан иткән Донецки һәм Луһански республикаларын тану турында президент Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул ителде.

КПРФ әзерләнгән мөрәҗәгать текстында әйтелгәнчә, Украина хакимиятләре илнең Луһански һәм Донецки өлкәләрендә яшәүчеләренең "тарихи формалашкан нормаларына, көнкүрешенә, шулай ук ихтыяр белдерүенә һәм дин тотуына түземсез була башлаган". Документ авторлары Киев сәясәтен "үз халкына геноцид" белән чагыштырырлык дип санарга тәкъдим итә.

Думадагы мөрәҗәгать Русия һәм Украина чикләрендә вазгыятьнең моңарчы булмаганча киеренкеләшүе фонында ясалды.

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Мәскәүне Донбассны "халык республикалары" дип танудан кисәтте. "Бу Украинаның территориаль бөтенлеген һәм суверенлыгын ачыктан-ачык бозуның яңа очрагы булачак, чөнки халыкара дәрәҗәдә танылган чикләрдә Донецки һәм Луһанскиның Украинаның бер өлеше булуына шик юк", диде Столтенберг.

Төньяк атлантик Альянс башлыгы әйтүенчә, Донецки һәм Луһанскины тану халыкара хокук бозу һәм Мински килешүләреннән китү булачак, бу низагның сәяси чишелешен эзләүне тагын да катлауландырачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG