Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышындагы фетнәчеләр гомуми мобилизация игълан итте


Донецки һава аланы, 2015 ел
Донецки һава аланы, 2015 ел

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус күзәтү миссиясе төбәктә соңгы көннәрдә атышларның артуын терки. 

Украинаның Донецки өлкәсендә Русия тарафлы фетнәчеләр башлыгы Денис Пушилин үзенең контролендәге җирләрдә гомуми мобилизация игълан итте. Бу хактагы видеомөрәҗәгать шимбә иртән таралды. Шундый ук белдерү белән Луһански өлкәсе сепаратистлары башлыгы Леонид Пасечник чыкты.

Пушилин "кулларына корал тотарлык" ирләргә мөрәҗәгать итеп "гаиләләрен, Донбассны һәм бөтен урыс халкын" якларга чакырды. Моңа кадәр шимбә үзбилгеләнгән республика депутатлары мобилизация турында карар кабул иткән дип яза "Донецкое агентство новостей".

"Луганский информационный центр" хәбәр итүенчә, Пасечник мобилизация турында фәрманны шимбә иртән имазалаган.

18 февральлә фетнәчеләр халыкны Русиягә эвакуацияләү турында игълан итте. Моны алар "төбәктә киеренкелек арту" белән аңлатты. Русия президенты Владимир Путин һәрбер качакка 10 мең сум бирергә кушты. Сепаратистлар белән чиктәш Ростов өлкәсенә гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Александр Чуприян һәм Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова җибәрелгән.

Мобилизация һәм эвакуация Донбасста вазгыятьнең кискенләшеп китүе шартларында башкарыла. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус күзәтү миссиясе төбәктә соңгы көннәрдә атышларның артуын терки.

Фетнәчеләр һәм украин гаскәре әлеге атышларда бер-берсен гаепли. Фетнәчеләр украин гаскәрләре аларның позицияләренә һөҗүм итәргә әзерләнә дип белдерә. Киев моны кискен кире кага.

Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән төбәкләрен кире кайтару министры Ирина Верещук халыкны сепаратистлар контролендәге җирләрдән Киев контролендәге җирләргә чыгарга чакырды. "Без сезне көтәбез. Сезнең яшәр урыныгыз, ашар ризыгыгыз булсын өчен, үзегезне ялгыз хис итмәс өчен бөтен шартларны тудырабыз", дип китерә аның сүзләрен "Украинская правда".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG