Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хоккей җыелма такымын җиңеп Финляндия Олимпидада алтын медаль алды


Олимпия чемпионы исеменә Финляндия такымы лаек булды, өченче урында – Словакия. Русия такымында биш татар егете уйнады.

Русиянең ирләр хоккей такымы Пекинда узучы Олимпиадада көмеш медаль алды. 20 февраль иртән алар 1:2 исәбенә Финляндия җыелмасына җиңелеп, икенче урынга чыкты.

Олимпия чемпионы исеменә Финляндия такымы лаек булды, өченче урында – Словакия. Бу Финляндия тарихында хоккейда беренче Олимпия алтын медале.

Русиянең ирләр җыелмасында төп составының 25 уенчысы арасында биш татар спортчысы бар – капкачы Тимур Биләлов ("Ак Барс"), сакчылар Артем Миңнулин ("Металлург") һәм Дамир Шәрипҗанов ("Авангард"), һөҗүмчеләр Артур Каюмов ("Локомотив") белән Станислав Галиев (Мәскәү "Динамо"сы).

Финалга чыкканан соң Дамир Шәрипҗанов туры эфирда биргән әнгәмәсендә.

"Татар телендә нинди догалар беләм, бөтенесен дә укыдым", дип сөйләгән иде.

Тимур Биләлов 1995 елның 28 мартында Түбән Камада туган. "Ак Барс" клубы капкачысы. 2018-19 еллар сезонында Риганың "Динамо" клубы өчен уйный, ул такымның төп капкачысы була. Сезон нәтиҗәләре нигезендә такымның иң яхшы уенчысы дип табыла. 2019-20 ел сезонында "Ак Барс"ка кушыла.

Артем Миңнулин 1998 елның 1 октябрендә Төмәндә туа. Магнитогорски "Металлург"ы өчен чыгыш ясый. Дамир Шәрипҗанов 1996 елның 17 февралендә Түбән Камада туган. "Авангард" такымы уенчысы. Түбән Камадагы "Нефтехимик" Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнә.

Артур Каюмов 1998 елның 14 февралендә Бөгелмәдә туа. "Локомотив" клубы уенчысы. Станислав Галиев 1992 елның 17 гыйнварында Мәскәүдә туа. Мәскәүнең "Динамо" такымында уйный. АКШ, Канада клубларында уйнаган. 2017-2019 елларда Казанның "Ак Барс" клубы өчен чыгыш ясый.

Быелгы кышкы Олимпиа уеннарында Пекинда барлыгы 15 татар спортчысы катнашты, алар Русия һәм Грузия исеменнән чыгыш ясады. Шуларның 11е ике алтын, өч көмеш һәм биш бронз медаль алды.

Кытай башкаласы Пекинда узган XXIV кышкы Олимпия уеннары бүген тәмамлана. Барлыгы 15 спорт төрендә 109 комлект медаль уйнатылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG