Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда умартачыларның флешмобы узды


Флешмобта катнашучылар
Флешмобта катнашучылар

Бүген Ишембай районында җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүгә каршы флешмоб узды. Чара Исәкәй һәм Макарова авылларын тоташтырган юлда үтте. Каршылык чарасында мең ярымга якын кеше ара калдырып тере чылбыр булып тезелеп басты, ул берничә чакрымга сузылды.

Флешмобта катнашучы умартачылар һәм җәмәгатьчелек француз инвесторлары Патрик Һофман һәм Антуан Менделовичларга җир кишәрлеге бирүгә каршылык белдерде. Алар һәрдаим күмәкләп "Үз җиребезгә үзебез хуҗа" дигән шигар кычкырып торды. Эш шунда, 2020 елның августында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу инвесторларны "бөрҗән кортларын" саклау өчен очрашуга чакырган иде.

"Би Хэппи"ширкәте башлыгы Патрик Һоффман сүзләренә караганда, инвестицияләр 3,7 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш. Ул акчалар Башкортстанда Бал академиясе оештыруга да юнәлдереләчәк. Башкортстанның икътисадый үсеш министрлыгы бу проект Русиядә бал җитештерүче иң зур сәнәгать тармагы булыр дип күзаллый. Аңа караганда, экспортка ел саен 2070 тонна юкә, 2579 тонна монофлер (бер төрле чәчәктән генә җыелган), 677 тонна карабодай һәм 1156 тонна катнаш чәчкәдән алынган бал сатылырга планлаштырылган. Инвесторлар Башкортстанга "Карника" дигән токымлы кортлар да кайтарырга җыенуларын белдергән иде.

Әлеге инвестпроект 12 районда тормышка ашырылырга, ул 158 кешегә эш урыны булдырырга ярдәм итәргә тиеш булды.

Берничә көн элек Ишембай районына Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов та килеп киткән иде. Ул умартачылар белән очрашты, проблемнарны җирле умартачылар белән чишәр өчен эшче төркем оештырырга вәгъдә бирде.

Флешмобта катнашучылар бу проект аренда җирләренең "Ишембай" зоология тыюлыгына керүе һәм кайтарылган башка төр кортларның җирле "бөрҗән кортларын" юкка чыгару ихтималлыгына борчылу белдерде.

Чара ахырында Резолюция кабул ителде. Анда французларның инвестпроектын тикшерү өчен комиссия оештыру һәм җәмәгатьчелек тыңлаулары уздыру кирәклеге таләп ителгән. Әлеге документ Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга җибәреләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG