Accessibility links

Башкортстанда умартачылар флешмобыннан соң хакимият мәсьәләне чишәргә вәгъдә итә


Ишембай районында узган флешмоб
Ишембай районында узган флешмоб

Якын арада умартачылар мәсьәләләрен хәл итү барысын да үз урынына куячак, дип белдергән республиканың вице-премьеры Азат Бадранов.

Башкортстанның Ишембай районында 20 февральдә узган флешмобка республика хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов үз фикерен белдергән. Бу хакта "Башинформ" яза.

Бадранов сүзләренчә, хәзер параллель рәвештә ике процесс бара.

Азат Бадранов
Азат Бадранов

— Беренчесе – Ишембай районы җирләрендә умартачылык мәсьәләләрен җентекләп тикшерү, икенчесе – бу мәсьәләләрне, проблемнарны конструктив рәвештә хәл итмичә, килештерелмәгән чаралар уздыру юлы белән, бер яклы сәясәтләштерергә тырышулар. Кешеләрне урамга чыгару кемнәргә кирәк – Ишембай умартачыларының проблемнары чынлап хәл ителүгә, һәм бигрәк тә "башкорт" бал кортының хәленә һәм популяциясенә аларның бөтенләй исе китми, — дигән Азат Бадранов.

Аның әйтүенчә, шимбә, 19 февральдә җирле умартачылардан торган эш төркеме оештырылган, җирле умартачыларга гына түгел, инвесторларга да, умарталыклар өчен урман кишәрлекләренә кагылышлы тәкъдимнәр әзерләнгән.

22 февральгә инициатив төркемнең "Ишембай районы умартачылары җәмгыяте" оештыруга кагылышлы очрашуы ниятләнә.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Азат Бадранов башкорт бал кортының югалу куркынычы турындагы фикерне "чынбарлыктагы вазгыять белән бернинди дә уртаклыгы юк" дип атаган.

— Бездә бал җыючы кортларның башкорт токымы популяциясен саклау һәм үстерү белән тулы бер Умартачылык һәм апитерапия институты шөгыльләнә, бары тик башкорт бал корты өчен генә билгеләнгән җирләр бар, авыл хуҗалыгы министрлыгы тулаем умартачылыкка да, башкорт бал кортының популяциясенә дә ярдәм итү чараларын тормышка ашыра, — дип аңлаткан ул.

Якын арада умартачылар мәсьәләләрен хәл итү барысын да үз урынына куячак, дип белдергән Азат Бадранов.

20 февральдә Ишембай районында җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүгә каршы флешмоб узды. Чара Исәкәй һәм Макарова авылларын тоташтырган юлда үтте. Каршылык чарасында мең ярымга якын кеше ара калдырып тере чылбыр булып тезелеп басты, ул берничә чакрымга сузылды.

Быел гыйнвар аеннан Башкортстан умартачылары француз инвесторлары Патрик Һоффман һәм Антуан Менделовичи ширкәтенә умартачылык белән шөгыльләнү өчен дистәләгән җир кишәрлеген бирүгә каршы чыкты.

Җирле җитештерүчеләрне көндәшлек сагайта, ә белгечләр читтән китертелгән бал корты токымнарының, атаклы башкорт бал корты белән кушылуы нәтиҗәсендә җирле кортларга куркыныч янавы турында кисәтә.

5 февральдә умартачылар җыены уздырганнан соң, анда катнашкан кайбер кешеләр полиция бүлегенә китерелде, аларга аңлатмалар яздырдылар.


Инвесторлар 2020 елның маенда Башкортстанда "Би Хэппи" ширкәтен теркәде. Республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда французлар Башкортстанда 50 мең умартадан торган җитештерү базасы булдырырга, бал сыйфатын тикшерә торган халыкара аккредитацияле лаборатория ачарга һәм Европа белән Азия илләренә чыгару өчен төрле бал продуктлары җитештерергә ният белдерде.

2021 елның мартында Һоффман һәм Менделовичи үз проектларына 3,8 млрд сум кертергә җыенуларын әйтте. Республика хакимияте проектны хуплады, инвесторларга салым ташламалары һәм җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау рәвешендәге дәүләт ярдәме вәгъдә итте.

Инвесторлар беренче умарталыкларын Бөрҗән, Ишембай, Күгәрчен һәм Куергазы районнарында ачарга ниятли. Мәгълүмат чараларында чыккан белешмәләргә күрә, киләчәктә проектны Балакатай, Аскын, Бирски, Бишбүләк, Бәләбәй, Дүртиле, Гафури, Хәйбулла районнарында эшләтеп җибәрергә җыеналар.

Быел гыйнвар ахырында Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы 5 мартта аукцион уздыру турында фәрман чыгарды, анда Ишембай районындагы Макаровский урманчылыгының 14 кишәрлеген 12 елга бал кортлары үрчетү өчен арендага бирергә ниятлиләр.

Әлеге җир кишәрлекләре Саргай, Исәкәй һәм Кулугнино авыллары янында урнашкан һәм аларның бер өлеше "Ишембай" зоология тыюлыгына керә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG