Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия иминлек шурасында "ДНР" һәм "ЛНР"ны тану турында фикер алышудан соң бүген карар итәчәген әйтте 


Путинның Русия югары түрәләре белән ДНР һәм ЛНР турында фикерләшүе
Путинның Русия югары түрәләре белән ДНР һәм ЛНР турында фикерләшүе

Путин Украинадагы ике фетнәче төбәкне бәйсез ил дип тану-танымау карарын "бүген үк" игълан итәргә сүз бирде. 

Русия президенты Владимир Путин рәислегендә Русия иминлек шурасы, фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" (ДНР) һәм "Луһански халык республикасы"н (ЛНР) тану мәсьәләсе турында фикер алышты. Утырышны туры эфирда Русия телевидениесеннән күрсәттеләр.

Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге Русия тарафыннан хупланган фетнәчеләр лидерлары – Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген тану мөрәҗәгате белән Путинга мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләре турында шура утырышына 15 минут кала билгеле булды.

Русия иминлек шурасы утырышында Путин Донбасстагы вазгыять, шул исәптән, Пушилин, Пасечник һәм Русия думасының мөрәҗәгатьләре турында фикер алышулар булачагын белдерде.

Путин шулай ук Украинаны Мински килешүләрен үтәргә җыенмауда гаепләде. Ул Донбасстагы вазгыять мәсьәләсе турыдан-туры Русиянең АКШ һәм НАТОга тәкъдим иткән иминлек гарантияләре таләпләре белән бәйле дип белдерде.

Утырышта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та чыгыш ясады. Ул үзенең АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен белән 24 февральдә Женевада очрашу турында килешүен әйтте.

"Норманд дүртлеге" сәяси киңәшчеләр сөйләшүендә катнашучы Дмитрий Козак, "ДНР" һәм "ЛНР"ны тануга кагылышлы фикерен оештырып әйтергә тырышты һәм "Донбассны кушаргамы, юкмы – җидти проблем бу", диде. Шуннан соң аны Путин бүлдерде.

Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников әйтүенчә, бүген Русия җирләренә Украинаның ике диверсион төркеме кергән, сугыш барышында Русия чик сакчылары бер Украина хәрбиен әсирлеккә алган. Элегрәк Русия биш "диверсант" үтерелде дигән иде. Украина нинди дә булса диверсантларның булуын кире кага.

Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев әйтүенчә, Украинаның Мински килешүләрен үтисе килми. Медведев Русиянең Көнбатыш санкцияләреннән курыкмавын әйтте, чөнки, аның сүзләренчә, Көнбатыш илләре Михаил Булгаковның "Оста һәм Маргарита" романындагы сүзләр белән әйткәндә, билгеле бер вакыттан соң "үзләре киләчәк һәм барысын да үзләре тәкъдим итәчәк". Медведев сүзләренчә, Мәскәү Грузиянең Русия яклавы белән эш иткән ике фетнәче төбәге – Көньяк Осетия һәм Абхазияне таныганнан соң да шулай булган.

Медведев шулай ук Русиядәге халыкның күпчелеге "ДНР" белән "ЛНР"ны тануны хуплаячагын әйтте. Русия думасы һәм Федерация шурасы башлыклары да тануны хуплады, Валентина Матвиенко исә Украина хакимиятләрен "курчак режимы" дип атады.

Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев Русиянең Көнбатышның башка илләре белән түгел, бары тик АКШ белән генә сөйләшүләр алып барырга тиешлеген әйтте. Ул АКШка Мински килешүләрен үтәү турында ультиматум куярга, әгәр каршы килсәләр, "ДНР" һәм "ЛНР"ны танырга тәкъдим итте. (АКШ Мински килешүләрендә катнашмый).

Ультиматумны хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин, шулай ук Тышкы күзләү хезмәте башлыгы Сергей Нарышкин да хуплады.

Путин карарны "бүген үк" кабул итәргә сүз бирде.

Донецки һәм Луһански халык республикалары дип аталучы төбәкләрнең бер өлешен Русия ярдәмендә үз контроленә алган фетнәчеләр 2014 елның язында ул җирләрне бәйсез республикалар дип игълан иткән иде.

Ул вакытта Русия аларны танымады, әмма Украина һәм Көнбатыш илләре әйтүенчә, "ДНР" һәм "ЛНР"га Русия ярдәм итте, шул исәптән хәрби ярдәм күрсәтте.

Нәтиҗәдә фетнәчеләр Луһански һәм Донецки җирләренең бер өлешендә идарәне саклап калды. Шул ук вакытта формаль рәвештә алар бу өлкәләрнең бөтен җирләренә, шул исәптән Украина идарәсе астында булганнарына да шикаять итә.

2015 елда төзелгән Мински килешүләре, ә аны Русия үтәргә тиеш булды, "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген күз уңында тотмый - документларга күрә, Донецки һәм Луһански өлкәләренең аерым районнары, кайбер шартларны үтәп, Украина идарәсе астына кайтырга тиеш.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG