Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан президентыннан татар телен яклауны таләп иттеләр


Нияз Кәримов пикетта
Нияз Кәримов пикетта

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Нияз Кәримов 21 февраль – Халыкара Ана теле көне уңаеннан Татарстан хөкүмәте бинасы алдында ялгыз пикетка чыгып, республика президентыннан татар телен яклауны таләп итте.

21 февраль Халыкара Ана теле көнендә милли активист Нияз Кәримов Казанның Ирек мәйданында "Президентыбыз! Татар теле яклауга мохтаҗ! Татарстанда татар мәгариф системасын төзү мөһим. Татар бакчалары, мәктәпләре, милли университет төзүне таләп итәбез!" дигән шигарь күтәреп ялгыз пикетта торды.

Нияз Кәримов Азатлыкка белдерүенчә, аның пикетка чыгуының максаты Татарстан президентына, халыкка татар теленең бүгенге авыр хәлен җиткерү булган.

"Федераль үзәк мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укымаска дигән канун кабул иткәннән соң туган телне бетерү тагын да артты. Татар теле бетмәсен өчен, аны хәзердән үк якларга кирәк", диде ул.

Кәримов, татар телен балалар кечкенә чакта гаиләдә яхшы өйрәнсә дә, бакчага йөри башлаганнан соң туган телләрен оныта башлый ди.

— Минем күп танышларымның балаларында шул хәл күзәтелде. Бакчага йөри башлаганнан соң анда аралашу урыс телендә генә булганга күрә, татар телен оныталар. Бу хәлдән чыгуны Рөстәм Миңнеханов бик җиңел хәл итә ала. Аның, бакчаларга "Бакчаларда татар телен яхшылап өйрәтергә, татар телендә чаралар күбрәк булсын" дигән бер күрсәтмәсе җитә. Шушындый бер күрсәтмәсе белән Татарстан президенты, теләсә, бик нык ярдәм итә ала татар телен якларга. Ул конституция нигезендә халыкның, телнең гаранты да бит әле, — диде ул.

Нияз Кәримов татар телен Татарстан президенты белән бергә, Дөнья татар конгрессы, иҗтимагый оешмалар да якларга тиеш, дип саный.

— Дөнья татар конгрессы ниндидер чаралар, бәйрәмнәр уздыра, ләкин конкрет телне саклауда булган проблемнарны чишәргә уйламый. Мин үзем Башкортстанның Балтач районыннан. Бездә хәзер татар телен бетерү бара. Җанисәп вакытында ачыктан-ачык башкорт булып язылырга кушып йөрделәр. Бу да татар телен бетерүгә мисал булып тора, — ди пикетчы.

Аның фикеренчә, Татарстанда милли мәгариф системы булдырыла калса, Мәскәүдән басым тагын да ныграк булачак.

Ана теле көне

Халыкара ана теле көне ЮНЕСКО Баш конференциясенең 30нчы сессиясе карары белән 1999 елның ноябрендә булдырылган. 2000 елдан башлап тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклау максатында ул ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG