Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Донецки һәм Луһанскины тануы белән бәйле Украинада җинаять эше ачылган   


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Эш Украинаның җинаять кодексындагы, хакимият вәкилләре тарафыннан ил чикләрен үзгәртергә чакыруларны тыючы маддәгә ярашлы ачылган. 

Русия президенты Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"ның (ДНР) һәм "Луһански халык республикасы"ның (ЛНР) бәйсезлеген тану турында белдергәннән соң, Украинаның Баш прокуратурасы җинаять эше ачкан. Бу хакта 21 феевральдә үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә баш прокурор Ирина Венедиктова хәбәр итте.

Аның искәртүенчә, эш Украинаның җинаять кодексындагы, хакимият вәкилләре тарафыннан ил чикләрен үзгәртергә чакыруларны тыючы маддәгә ярашлы ачылган.

"Безнең украин прокурорлары бу эш белән "тулы куәтенә" шөгыльләнәчәк. Бу ябык клуб әгъзаларына шопинг өчен чит илгә йөрү авыр булачак – сүз бирәбез", дигән Венедиктова.

Шул ук вакытта Украина президенты Владимир Зеленский Дәүләт иминлек һәм саклану шурасының (СНБО) ашыгыч утырышын җыйды.

Кичә ул, Мәскәүнең "ДНР" һәм "ЛНР" бәйсезлеген тану турындагы карары хакында, телефоннан АКШ президенты Джо Байден, Германия канцлеры Олаф Шольц һәм Франция президенты Эммануэль Макрон белән фикер алышты.

21 февральдә русияләргә мөрәҗәгатендә Владимир Путин "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген тану турында игълан итте.


Алданрак президентка мондый үтенеч белән Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге Русия тарафыннан хупланган фетнәчеләр лидерлары – Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник мөрәҗәгать иткән иде.

Европа берлеге Русиянең "ДНР" һәм "ЛНР"ны тануын халыкара хокукны абсолют бозуы дип саный. Брюссель Мәскәүгә "кырыс җавап" вәгъдә итте инде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG