Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украинадан НАТОга керүдән баш тартуны таләп итә 


Владимир Путин
Владимир Путин

“Украинадагы Русия гаскәрләре никадәр тирәнгә керә ала?” дигән сорауга Путин: “Алдан фаразлау бөтенләй мөмкин түгел. Ул төгәл бер вазгыятькә бәйле, урында килеп чыга”, дип җавап бирде. 

Мәскәүдәге матбугат очрашуында чыгыш ясап, Русия президенты Владимир Путин Украина һәм Русиянең низагын "озак вакытка җайга салу" өчен Кырымны Русиянеке итеп танырга, НАТОга керүдән баш тартырга һәм демилитаризацияләнергә тиеш дип белдерде.

Путин шулай ук Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләре чикләрендәге "ДНР" һәм "ЛНР"ны Русиянең тануы турында әйтте. Шул ук вакытта, бу өлкәләрнең зур өлеше фетнәчеләр түгел, Украина хакимиятләре идарәсе астында.

"Чикләргә килгәндә, бу республикаларны без нинди чикләрдә таныячакбыз? Без аларны таныдык, ә димәк без аларның барлык төп документларын, шул исәптән Конституцияләрен дә таныдык. Ә алар Украина составында булган вакытта, Конституциядә чикләр Донецки һәм Луһански өлкәләре кысаларында дип язылган. Әмма без Киев хакимиятләре һәм республикаларның җитәкчелекләре арасында сөйләшүләр барышында, барлык бәхәсле мәсьәләләр хәл ителер дип исәплибез", дип белдерде Путин.

Президент сүзләренчә, Мински килешүләре башка юк, чөнки Русия Донецки һәм Луһанскиның бәйсезлеген таныды.

"Украинадагы Русия гаскәрләре никадәр тирәнгә керә ала?" дигән сорауга Путин: "Беренчедән, мин гаскәрләр хәзер үк анда китәчәк димәдем. Икенчедән, хәрби гамәлләрнең нинди дә булса тәгаен нигезен алдан фаразлау бөтенләй мөмкин түгел. Ул төгәл бер вазгыятькә бәйле, урында килеп чыга", дип җавап бирде.

Алданрак 22 февральдә Федерация шурасы, Донбасстагы вазгыятькә бәйле Владимир Путинга Русия гаскәрен чит илдә кулланырга рөхсәт иткән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG