Accessibility links

Кайнар хәбәр

Крганов Русия мөселманнары Путинның Донецки һәм Луһанскины тануын аңлаучанлык белән кабул итте дип белдерде   


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Аның әйтүенчә, әгәр сөйләшүләр булышмаса, “карарлар кабул итәргә кирәк, кешеләр көтә бит”.   

Русиянең, кешеләрне яклау өчен, "ДНР" һәм "ЛНР" бәйсезлеген тану турындагы карары нигезле һәм Русия мөселманнары моны аңлаучанлык белән кабул итте, дип белдергән "РИА Новости"га Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов.

"Русиянең карашы, республикаларны тану – кемдер зыян күрсен өчен түгел, киресенчә, Донбасста кешеләр үлмәсен өчен. Коръәндә әйтелгәнчә, кем бер кешенең гомерен саклап кала – бөтен дөньяны коткарыр, ә әгәр бер кешене үтерсә, бөтен кешелекне үтергән кебек булыр", дигән Крганов.

Элегрәк Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулауларыннан соң АКШтан демократ сенатор Крис Кунс Русия президенты Владимир Путин хөкүмәтенең режимның явызларча файдаланылуына игътибар итүче Русия ватандашларын ил эчендә һәм чит илдә авызларын томалау өчен үтерүләрнең озын һәм күңел кайтаргыч тарихы барлыгын әйткән иде.

Шушы көннәрдә Кырым оккупациясеннән соң Киевта төзелгән Кырым мөселманнарының тагын бер дини идарәсе мөфтие Айдер Рустемов Кавказ, Татарстан, Башкортстан мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыккан иде. Мөфти Русия гаскәре составында торган мөселманнарны Украинага каршы сугышмаска һәм өйләренә кайтып китәргә чакырды.

"Әгәр сез Украинага басып керсәгез, туры яки читләтеп булса да мөселманнарны үтерәчәксез. Сез монда үз тормышларын, милкен, гаиләләрен, намусын яклаучы мөселманнарга тап булуыгыз бар. Алар үлгән очракта шәһид булачак, иншалла. Ә сез кем буларак үләчәксез?" диде ул.

21 февральдә Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге Донецки һәм Луһански бәйсезлеген тану турында карарны имзалады.

Донбасс фетнәчеләрен тану карарын Путин төбәктә тынычлыкка ирешергә теләү һәм Киевнең Мински килешүләрен үтәүдән баш тартуы белән аңлаткан иде. АКШ, Британия, Европа берлеге илләре һәм Украина, Мәскәү тынычлык процессыннан үз теләге белән чыкты дип белдерә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG