Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росавиация Русиянең көньягында һава аланнарын март башына кадәр яба 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казаннан да берничә рейс, аерым алганда Минеральные воды, Сочи һәм Шарм-әш-Шәйһка очкычлар вакытлыча очмый. 

Русиянең Украинага һөҗүме нәтиҗәсендә илдән кайбер очышлар туктатылды. Шул исәптән Казаннан берничә рейс, аерым алганда Минеральные воды, Сочи һәм Шарм-әш-Шәйһка очкычлар вакытлыча очмый. Росавиация Русиянең көньягында һава аланнарын март башына кадәр ябу турында игълан итте.

2нче мартка кадәр Ростов, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Белгород, Брянски, Орел, Курски, Воронеж һәм Акмәчет (Русия тарафыннан басып алынган Кырымда) һава аланнарының эшчәнлеге туктатыла.
Мәскәүнең Шереметьево һава аланы таблосыннан күренгәнчә, хәзерге вакытка 47 очыш булмаячак, бу рейслар күбрәк көньяк һәм көньяк-көнбатыш юнәлештә. Алар арасында Анапага, Сочига, Воронежга, Волгоградка һәм Һургадага (Мисыр) очышлар бар. Тагын тугыз рейс тоткарланган.

Моннан тыш Домодедоводан – тугыз, Внуководан – сигез очыш булмаячак. 20дән артык рейс тоткарланган.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Украина белән чиктәге районнардагы мәктәпләрдә вакытлыча укыту туктатылып торуы турында белдерде. Шундый ук чаралар Брянски өлкәсендә һәм Русия аннексияләгән Кырымның төньяк районнарында да кабул ителгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG