Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО "президент Путинның Украинада хәрби операция башлатуын" хөкем итә


Збигнев Рау
Збигнев Рау

“Украинага булган бу һөҗүм миллионлаган кешенең гомерен җитди куркыныч астына куя һәм Русиянең халыкара хокукларны һәм бурычларны тупас бозуы булып тора” диелә халыкара оешманың матбугат хезмәте хәбәрендә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) матбугат хезмәте "Idel.Реалии"-ның соравына җавап итеп, халыкара оешманың Украина җирләрендәге хәрби хәрәкәтләргә булган карашын юллады.

"Русиянең Украинага каршы хәрби чарасын кискен хөкем итәбез. Украинага булган бу һөҗүм миллионлаган кешенең гомерен җитди куркыныч астына куя һәм Русиянең халыкара хокукларны һәм бурычларны тупас бозуы булып тора. Без кичекмәстән барлык хәрби хәрәкәтләрне туктатырга чакырабыз", диелә ЕИХОның гамәлдәге рәисе, Польшаның тышкы эшләр министры Збигнев Рау һәм ОБСЕның баш секретаре Хельга Мария Шмидның уртак белдерүендә.

Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать бишләрдә Русия телеканаллары Русия президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен трансляцияли башлады. Ул ярты сәгать сөйләде: Русия гаскәренең Украина гаскәре белән кораллы низагка керүе турында хәбәр итте.

Украина президенты Владимир Зеленский Украинаның бөтен җирләрендә хәрби хәл тәртибе игълан итте. Ул Русиянең Украинаның хәрби һәм чик буе инфраструктурасына һөҗүмнәр ясавын раслады.

"Украинаның барлык ватандашларын өйләрендә калырга чакырам. Гаскәр эшли. Без эшлибез", дип белдерде Зеленский. "Паникасыз гына. Без көчле, без барысына да әзер. Без җиңәчәкбез. Украинага - Дан", диде ул.

Путин "тыныч халыкка, шул исәптән Русия федерациясе ватандашларына каршы күпсанлы канлы җинаятьләр кылганнарны" мәхкәмәгә бирергә вәгъдә итте.

АКШ президенты "Украинага берни белән провокацияләнмәгән һәм акланмаган һөҗүм" турында махсус белдерү чыгарды.

Украина турындагы үз белдерүендә Путин XX гасырның 90нчы елларында Белградны бомбага тотуларны, шулай ук Ливия һәм Гыйрактагы соңрак булган сугышлар турында искә алды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG