Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Таҗетдин Путинның Украинага каршы сугышын хуплады


Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин президент Владимир Путинга "Русиянең миллионнарча мөселманы" исеменнән "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген таныган өчен рәхмәт тә әйткән.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте сайтында нәзарәт рәисе Тәлгать Таҗетдиннең, Украинага каршы сугыш башлаган өчен, Русия президенты Владимир Путинга хуплау һәм рәхмәт сүзләре язылган белдерүе чыкты.

Таҗетдин Путинга, "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген таныган өчен, "Русиянең миллионнарча мөселманы" исеменнән рәхмәт әйтә һәм Украинада "халыкны яклау, демилитаризация һәм күп газаплар кичергән төбәктә нацизм барлыкка килү куркынычын бетерү өчен, Украина җирләрендә махсус хәрби операция уздыру карарын ихластан хуплыйбыз" дип яза мөфти.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исә мөселманнарны бу җомга намазында Аллаһтан тынычлык, кешеләрнең гомерләрен саклауны сорап дога кылырга чакырган иде.

— Бу минутларда булган хәлләрне йөрәк һәм җан ачысы белән кабул итәбез. Мөфти һәм диндар кеше буларак, бөтен кеше өчен борчылам һәм тынычлык сорап дога кылам. Ислам – тынычлык, дуслык һәм барлык халыкларның хокукый тигезлеге дине. Без, корбаннар булмасын өчен, бөтенесен дә эшләргә чакырабыз. Русия мөселманнары һәрвакыт кешеләрнең гомерен саклау, халыкларыбыз һәм дәүләтләребезнең чәчәк атуы яклы булды, — диде ул.

Шулай ук кичә, 24 февральдә Русия патриархы Кирилл низагтагы бөтен тарафларны тыныч халык арасында корбаннар булдырмау өчен барысын да эшләргә чакырган иде.

Элегрәк Равил Гайнетдин Русия мөселманнарының "ЛНР" һәм "ДНР"ны тануны хуплавын белдергән иде.

2020 елда Тәлгать Таҗетдин Конституциягә "дәүләт коручы халык" турындагы үзгәрешне хуплаган иде. Аның фаразлавынча, бу "төгәллекләр" рус теленең бөтен Русия территориясендә дәүләт теле статусына ия булуын нигезләү өчен кирәк.

Мөфтиятләр һәм хакимият

Русия мөселманнарының беренче диния идарәсе патшабикә Екатерина II фәрманы белән 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Башта "Уфа (1796 елдан Оренбур) Диния магометаннар законы җыены" дип атала. Ул Уфа наместнигы Осип Игельстром үтенече белән дин әһелләрен "сынап" алар арасыннан патша режимына тугрыларны сайлап алу өчен дәүләт оешмасы буларак оештырыла. Идарә 1917 елга кадәр эшли.

Совет чорында да хакимият мөфтиятләрне диндар халыкка үз идеологиясен җиткерү, идарә итү максатында куллана. Совет берлегендә дини идарәләр хөкүмәт каршындагы дин эшләре шурасы карамагында була.

Совет чоырыннан соңгы Русиядә берничә диния идарәсе эшләп килә: Үзәк диния нәзарәте (мөфти Тәлгать Таҗетдин), Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте (мөфти Равил Гайнетдин), Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары диния нәзарәте (мөфти Нәфигулла Аширов), Русия мөселманнары дини җыены (мөфти Әлбир Крганов). Моннан тыш Татарстанда, Башкортстанда һәм Кавказда үз диния нәзарәтләре бар. Бу дини идарәләр барысы да эшчәнлеген хакимият белән килештереп алып бара.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG