Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Моравия Татарстан белән хезмәттәшлекне туктата


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия президенты Милош Земан, Прага, 10 май 2016
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия президенты Милош Земан, Прага, 10 май 2016

Шул рәвешле төбәк Русия башлаган сугышны хөкем итүен һәм Украинага теләктәшлек белдерүен күрсәтә.

Чехиянең Көньяк Моравия төбәге Татарстан белән хезмәттәшлекне вакытлыча туктатуын белдерде. Төбәкнең Татарстан белән урнаштырылган хезмәттәшлегенә охшаш бәйләнешләрне Ханты-Манси бүлгесе, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләре белән дә булдырган иде. Алар белән бәйләнешләр дә әлегә туктатыла. Русиянең Украинага һөҗүм итүе сәбәпле җирле хакимият шундый карар чыгарды. Бу бәйләнешләр ике яклы эшмәкәрлек хезмәттәшлегенә һәм студентлар алмашына ярдәм итеп килде.

Көньяк Моравия башлыгы Ян Гролих әлеге бәйләнешләрне туктату Украинага теләктәшлек күрсәтү булачагын белдерде.

— Украинадагы хәзерге хәлләр — халыкара кануннарны бозу дип саныйбыз һәм региональ дәрәҗәдә дә үз мөнәсәбәтебезне күрсәтергә, шул рәвешле Русиягә болай эшләргә ярамаганны, Украинаны яклавыбызны ачык итеп аңлатырга кирәк дип саныйм, — диде Көньяк Моравия һейтманы.

Киевка теләктәшлек йөзеннән анда хакимият бинасы өстендә Украина әләме күтәрелде. Чехиянең икенче иң зур, Моравиянең иң зур шәһәре булган Брнода да Украина әләме күтәрелде. Брно тарафыннан бәйләнешләрне өзү игълан ителмәде, чөнки болай да соңгы елларда андый бәйләнешләр булмаган.

Брно шәһәре үз бюджетыннан Украинага ярдәмгә 10 млн крона (38 млн сум), дарулар һәм медицина кирәк-яраклары озата. Шулай ук Украинадагы сугыштан качып килүчеләргә торыр урыннар әзерләнә.

Русиядә сәяси вазгыять аеруча кискенләшә башлаганчы, Кырым аннексиясенә карамастан, Мәскәүнең дөнья белән мөнәсәбәтләре чагыштырмача яхшырак булган чакта Татарстан белән Көньяк Моравия арасында хезмәттәшлек бәйләнешләре урнаштыру тырышлыклары булды. Ул чакта республика президенты Рөстәм Миңнеханов та Чехиягә ешрак килеп, төрле хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырган арада андагы татарлар белән дә очраша иде. 2016 елның апрелендә исә Брнода Татарстан мәдәнияте көннәре узды.

Миңнеханов күп еллар буе Чехия президенты Милош Земан белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды, аның белән күп тапкыр очрашты. Татарстан президенты чакыруы белән 2016 елда Земан Казанга барырга теләвен да әйткән иде.

Русия президенты Украинага каршы башлаган сугышның беренче көнендә үк Миңнеханов Путинның бу гамәлен хуплап чыкты һәм республика халкын аның тирәсендә тупланырга чакырды. Шул ук көнне Земан Русиягә каршы иң кырыс чикләүләр кертергә, хәтта Русияне SWIFT финанс системыннан аерырга өндәп көтелмәгән мөрәҗәгать белән чыкты. Моңарчы Земан Европа берлегендә Путинны иң нык яклаучы, чикләүләргә иң нык каршы чыгучы җитәкчеләрнең берсе санала иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG