Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Борис Немцовны искә алдылар


Парнас фиркасе вәкилләре Казандагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салды
Парнас фиркасе вәкилләре Казандагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салды

Төштән соң Казан үзәгендә тагын бер искә алу чарасы узачак.

27 февраль, Борис Немцов үтерелгән көнне искә алып, Парнас партиясенең Татарстандагы бүлеге әгъзалары Казандагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу турыда партиянең Татарстан бүлеге рәисе Рамил Ибраһимов Idel.Реалиига сөйләде.

"Искә алырга килдек - башка бөтен әйбер тыелган. Ел саен без монда чәчәкләр салабыз. Төштән соң мин Борис Немцовны искә алу өчен Мәскәүгә барам", диде ул.

Аның сүзләренчә, Казандагы чарада полиция белән проблемнар булмаган.

Бүген төштән соң Казан активистлары шәһәр үзәгенә җыелырга һәм үтерелгән сәясәтчене искә алырга уйлый.

Берничә көн элек, сәясәтче Илья Яшин Мәскәү мэриясенә Немцов мемориалына чәчәкләр салу чарасы турындагы мәгълүмат белән хат юллаган иде, сәясәтче социаль челтәрләрдә белдерүенчә, баштарак аңа җавап итеп, чараның мондый форматына каршы килү юк, дип белдергәннәр. Әмма соңрак шәһәр хакимияте кире уйлаган. Шуңа да карамастан кешеләр Немцов үтерелгән күпергә чәчәкләр китерә.

Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде.

Чечняның бу үтерүгә яллануда гаепләнгән биш кешесенә 2017 елның июлендә төрмә җәзасы бирелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG