Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Настоящее Время телеканалының һәм Крым.Реалииның сайтын томалады 


Роскомнадзор бинасы
Роскомнадзор бинасы

Алданрак Роскомнадзор томалау белән янап, бу басмалардан Русиянең Украинага бәреп керүе турындагы язмаларны бетерүен таләп иткән иде. 

Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең проекты – Настоящее Время телеканалының сайтын рәсми рәвештә томалады.

Бер көн алдан Роскомнадзор Настоящее Время редакциясенә Русиядә телеканалның сайтына керүне чикләячәкләре турында хәбәр юллаган булган.
Роскомнадзор хатында әйтелгәнчә, сайтта "канунны бозып таратылучы мәгълүмат", төгәлрәк әйткәндә: "Русиянең Кораллы көчләре үткәрә торган махсус хәрби операция барышында, имештер үтерелгән һәм Украинада әсирлеккә алынган Русия хәрбиләре турында дөрес булмаган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат урнаштырылган".

Оешма мәгълүматны сөртүне таләп иткән, әмма Настоящее Время моны эшләмәячәген әйткән.

Шулай ук бүген, 28 февральдә Роскомнадзорның Крым.Реалииның урыс телендәге сәхифәсен томалавы да билгеле булды.

Кырымдагы укучылар әйтүенчә, рус телендәге Радіо Свобода, Крым.Реалии-ны күп провайдерлар томалаган һәм ул ачылмый.

Роскомсвобода иҗтимагый оешмасы хәбәренчә, Роскомнадзор Крым.Реалии сайтын Русия прокуратурасы таләбе белән томалаган.

Әлегә сайтның украин һәм кырымтатар телендәге версияләре ачыла.

Алданрак Роскомнадзор Русиянең Украинадагы хәрби хәрәкәтләре турында "дөрес булмаган мәгълүмат таратуы өчен" Крым.Реалии сайтын томаларга ниятләве турында хәбәр иткән иде.

Шул ук вакытта, хәзерге вакытта "дөрес булмаган мәгълүмат таратучы" мәгълүмат чараларының рәсми исемлегендә Крым.Реалии сайты юк.

Крым.Реалии редакциясе Роскомнадзордан сайтны томалаулары турында рәсми хәбәрләр алмаган.

Алданрак Роскомнадзор Крым.Реалиидан Русия оппозиционеры Гарри Каспаровның коментарын сөртүне һәм Русиянең Кырымда Украина ватандашларын гаскәргә чакыруы турындагы материалларны бетерүен таләп иткән иде.

Элегрәк Роскомнадзор томалау белән янап, берничә Русия басмасыннан, Русиянең Украинага бәреп керүе турындагы язмаларны бетерүне таләп иткән иде. Ул "Русия гаскәрләренең Украина шәһәрләрен атышка тотуы һәм бу гамәлләр сәбәпле андагы тыныч халыкның үлүе турындагы" мәгълүматны һәм "уздырылучы операция - һөҗүм, бәреп керү яки сугыш игълан итү дип аталган материалларны" дөреслеккә туры килми дип атады.

Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Джейми Флай ул вакытта холдингның Роскомнадзор таләпләренә буйсынмаячагын белдерде:

"Кремль янаулары – Путинның Украинага каршы җинаятьчел сугышында, кеше кыйммәте турындагы куркыныч дөреслекне яшереп калырга тырышу. Без басымга бирешмәячәкбез һәм Русиядә яшәүчеләрне дөреслек алудан мәхрүм итмәячәкбез", дип белдерде ул.

27 февральдә Русиядә, Украинада әсирлеккә алынган һәм һәлак булган Русия хәрбиләре турындагы мәгълүмат бирелгән "Ищи своих" сайтын томалаганнар иде, бу хакта "Сетевые свободы" проектының Telegram-каналы хәбәр итте.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә.
Русия президенты Владимир Зеленский илкүләм мобилизация турында фәрман имзалады. Көнбатыш илләре Украинага һөҗүм аркасында Русиягә каршы яңа санкцияләр кертте.

Турыдан-туры бәреп керүгә карамастан, Кремль Украинаны оккупацияләү ниятен кире кага.

Русиянең саклану министрлыгында шулай ук бәреп төшерелгән Русия очкычлары, бомбага тотылган бронетехникалар, һәлак булган Русия гаскәрләре турындагы Украина тарафының мәгълүматларын кире кагалар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG