Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышта катнашучыларга ветеран исеме бирергә җыеналар


Ул 150 мең кешегә кагылырга мөмкин.

Русиянең саклану министрлыгы Украинага бәреп керүдә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны исеме бирергә тәкъдим итте.

Канун өлгесе норматив хокукый актлар проектлары порталында чыккан. Ул 150 мең кешегә кагылырга мөмкин.

Документ "Ветераннар турындагы" канунга төзәтмәләр кертә. Ул хәрби хәрәкәтләр ветераннары дигән статусны, "2022 елның 24 февраленнән Украина, ДНР һәм ЛНР җирләрендәге махсус хәрби операциядә" катнашучыларга киңәйтә.

Канун нигезендә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм инвалидларына пенсияләр, акчалата түләүләр, мохтаҗ булганнарына торак бирү, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, медицина ярдәме һәм башка ташламалар, мәсәлән бушлай протез ясау каралган.

Көнбатыш күзләүләре бәяләмәсенә күрә, Украинага һөҗүм башлаганчы, Мәскәү чик янында 150 меңгә кадәр хәрбиен туплаган иде, аларның барысы да яңа ташламалар ала алачак.

Хәзерге вакытта канунга 1918-1922 еллардагы Гражданнар сугышыннан алып, Русия һәм Советлар берлеге катнашкан барлык сугышлар һәм хәрби хәрәкәтләр кертелгән.

Шул исәптән, исемлеккә 1978 елдан 1989 елга кадәр барган Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр, Беренче Чечня сугышы һәм Сүриядәге операция дә кергән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG