Accessibility links

Кайнар хәбәр

YouTube Russia Today-ның Европа берлеге илләрендәге аккаунтларын томалаган


RT җитәкчесе Маргарита Симоньян
RT җитәкчесе Маргарита Симоньян

27 февральдә Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары, RT, "Спутник" һәм алар белән бәйле басмаларның тапшыруларын Европа берлеге илләрендә тыярга килешкән иде.

YouTube, Русиянең дәүләт каналы булган RT-ның (элеккеге Russia Today) Европа берлеге илләрендәге аккаунтларын томалаган, "Спутник" мәгълүмат агентлыгы белән бәйле булган башка каналларга каршы да шундый ук чаралар кабул ителәчәк. Бу хакта ширкәт хәбәрендә әйтелә.

Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрен тотучы Metaның да шундый ук карары булган иде. 28 февраль төненнән башлап, Европа кулланучылары анда RT белән бәйле аккаунтларны таба алмый.

Якшәмбе көнне Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары, RT, "Спутник" һәм алар белән бәйле басмаларның тапшыруларын Европа берлеге илләрендә тыярга килешкән иде.

Еврокомиссиянең рәисе Урсула фон дер Ляйен бу мәгълүмат чараларын "агулы һәм зарарлы ялган мәгълүмат" таратучылар дип атады.

Карар, Русиянең Украина белән сугыш башлавына каршы Европа берлегенең санкцияләре кысаларында кабул ителде.

Каналның һәм агентлыкның баш мөхәррире Маргарита Симоньян Европа берлеген сүз иреген бозуда гаепләде һәм каналның Украина җирләренә бәреп керүгә катнашы булмавын, димәк ки сугыш башланганнан соң аны томалаулары - "җайлы сәбәп кенә" булуын белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG