Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына "гаскәр турында ялган мәгълүмат" авторларын 15 елга кадәр төрмәгә утырту турында канун өлгесе кертелгән


Русия думасының 4, 9 һәм 10 март көннәренә ниятләнгән якындагы утырышларында документны кабул итәрләр дип көтелә.

Русиядә, ил гаскәренең хәрби хәрәкәтләр вакытындагы гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бу хактагы Җинаятьләр кодексына төзәтмәләр Русия думасына карауга кертелгән. Канун өлгесен карауга Русия думасының коррупциягә каршы көрәш иминлеге комитеты башлыгы Василий Пискарев керткән, дип яза ТАСС.

Беренче өлеше – гомуми, ул мондый фейкларны әзерләү һәм таратуга кагыла, моның өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр эшчәнлек вазифаи хәлдән файдаланып, төркемдә яки оештырылган затлар төркемендә, интернеттан яки киң итеп таратуның башка мөмкинлекләреннән файдаланып башкарыла икән, ул очракта җәза күбрәк: биш елдан ун елга кадәр төрмә яный.

Әгәр таратучы алдан ук хәрби хәрәкәтләр турындагы мәгълүматның ялган икәнен белсә һәм ул иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләр алса, җәза арта - 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Пискарев белдерүенчә, төзәтмәләр уйлап табуны Русия думасы спикеры Вячеслав Володин хуплаган. Алар чит ил санкцияләрен башкару өчен җинаять җәзасы турындагы канун өлгесенең икенче укылышына кертелгән. Русия думасының 4, 9 һәм 10 март көннәренә ниятләнгән якындагы утырышларында документны кабул итәрләр дип көтелә, дип яза ТАСС.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды. Сугышның беренче атнасында Русиядә дистәгә якын Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары томаланды.

1 мартта Русия Баш прокуратурасының "Дождь" телеканалы (Русиядә "ят агент" медиа дип танылган) һәм "Эхо Москвы" радиостанциясе сайтларын томалауны таләп итүе билгеле булды. Прокуратура белдерүенчә, әлеге редакцияләр Русия гаскәренең Украинадагы гамәлләр турында ялган мәгълүмат чыгара. 28 февральдә шулай ук Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең проектлары – Настоящее Время телеканалы һәм "Крым.Реалии" сайтларын рәсми рәвештә томалады.

Бер көн алдан Роскомнадзор Настоящее Время редакциясенә Русиядә телеканалның сайтына керүне чикләячәкләре турында хәбәр юллаган булган. Роскомнадзор хатында әйтелгәнчә, сайтта "канунны бозып таратылучы мәгълүмат", төгәлрәк әйткәндә: "Русиянең Кораллы көчләре үткәрә торган махсус хәрби операция барышында, имештер үтерелгән һәм Украинада әсирлеккә алынган Русия хәрбиләре турында дөрес булмаган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат урнаштырылган". Оешма мәгълүматны сөртүне таләп иткән, әмма Настоящее Время моны эшләмәячәген әйткән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG