Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Паралимпиададан читләштерелде, җыелма такымда Татарстаннан да ике спортчы бар иде 


Эндрю Парсонс
Эндрю Парсонс

"Әгәр Русия һәм Беларус спортчылары Пекинда калса, калган илләр турнирдан чыгар иде. Ул чакта безнең Уеннар булмас иде", диде әлеге уңайдан Паралимпия комитеты президенты Эндрю Парсонс. 

Халыкара паралимпия комитеты Русия һәм Беларус спортчыларына Паралимпиадада катнашуны тыйды. Әле бер көн элек кенә оешма аларны Уеннарга уздырачагы турында белдергән иде, бүген, 3 мартта исә читләштерү карарын игълан итте.

Паралимпия комитеты президенты Эндрю Парсонс белдерүендә әйтелгәнчә, оешмага паралимпия хәрәкәте әгъзалары басым ясаган. "Әгәр Русия һәм Беларус спортчылары Пекинда калса, калган илләр турнирдан чыгар иде. Ул чакта безнең Уеннар булмас иде", дип искәрткән ул.

"БИЗНЕС Online" мәгълүматына күрә, Русиянең җыелма такымы Пекинга очып китәргә җитешкән инде. Анда Татарстаннан да ике вәкил керә. Алар – 29 яшьлек Рушан Миңнеголов һәм 31 яшьлек Марта Зәйнуллина. Ике спортчы да чаңгыда узышуда һәм биатлонда ярыша. Миңнеголов – Паралимпия уеннарында алтын һәм көмеш медаль, Зәйнуллина – бронз алган иде.

24 февральдә Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнарын спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә башладылар.

1 мартта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) һәм Европа футбол оешмалары берлеге (UEFA) Русия җыелма такымын, шулай ук барлык Русия клубларын халыкара ярышлардан читләштерде. Март ахырында Русия җыелма такымы быел Катарда узачак дөнья чемпионатына чыгу өчен, тоташ уеннарда катнашырга тиеш иде.

Башта Русияләргә Польша, соңыннан, әгәр полякларны җиңсәләр, Швеция җыелма такымы каршы торырга тиеш иде. Ике матчны да Мәскәүдә үткәрү ниятләнде. Берничә көн элек Польша һәм Швеция Русиянең Украинага агрессиясе сәбәпле, уеннарда катнашудан баш тартуын белдерде.

Тимераякта йөгерүчеләрнең халыкара берлеге (ISU) да Украинадагы сугыш аркасында Русия һәм Беларус спортчыларын ярышларыннан читләштерде. Шулай итеп, бу илләрнең спортчылары фигуралы шуу, тимераякта шуу һәм шорт-трек ярышларында катнаша алмаячак.

Европа уеннарыннан читләштерелгән Русия футбол клубларыннан чит ил тренерлары китә башлады. Германияле Маркус Гисдоль Мәскәүнең "Локомотив" баш тренеры вазифасыннан китә.
Украиналы Андрей Воронин Мәскәү "Динамо" сының баш тренеры ярдәмчесе вазифасыннан китә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG