Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агентство": хөкүмәттә кырыс санкцияләргә әзер түгел иделәр


Хөкүмәттә киң колачлы сугышка түгел, "ДНР" һәм "ЛНР" дип аталучы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген таныган очракта кертеләчәк чикле санкцияләргә әзерләнделәр, дип белдергән басмага хөкүмәттәге чыганагы.

Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русиягә каршы кертелгән чикләүләргә ил хөкүмәтенең финанс-икътисади блогы һәм күпчелек эре дәүләт ширкәтләренең җитәкчелеге әзер түгел иде. Хөкүмәттә киң колачлы сугышка түгел, "ДНР" һәм "ЛНР" дип аталучы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген таныган очракта кертеләчәк чикле санкцияләргә әзерләнделәр. Бу хакта хөкүмәттәге чыганакларына сылтама белән "Агентство" басмасы яза.

Югары дәрәҗәле түрәләрнең берсе моның тулы масштаблы һөҗүм булачагын "белмәве" турында әйткән. Аның хезмәттәшләренең бер өлеше исә 24 февральдә башланган һөҗүм турындагы хәбәрдән "шокта" булган. "Агентство"га фикер белдерүчеләрнең бер өлеше хәзерге вазгыятьне тасвирлаганда сүгенү сүзе куллану белән генә чикләнгән.

SWIFT-тан аерулары Русия түрәләренә соңгы вакытта иң куркыныч чара булып тоела иде, дип белдергән "Агентство"га дәүләт ширкәтләренең берсендәге җитәкчелектән әңгәмәдәше.

Хөкүмәттә вакыйгаларның мондый борылышына стресс-тестлар уздырып әзерләнделәр, бу хакта аерым алганда The Bell басмасы хәбәр иткән иде. Шулай да Көнбатыш илләре кырысрак санкцияләргә барды, алар арасында Үзәк банкның валюта активларын туңдыру да бар. Шулай ук көнбатыш ширкәтләре Русия базарыннан китә башлады. Мондый санкцияләрнең йогынтысын беркем дә алдан исәпләп бетерә алмады, ди басма чыганаклары.

Шулай ук 2014 елның мартында, Кырым аннексияләнгән чорда хөкүмәт Украинаның Донецки, Луһанки һәм Харьков өлкәләренең Русиягә кушылуы куркынычын алдан исәпләп караган иде, диелә. Ул вакытта бу адымга бармадылар, чөнки хисапларга күрә, Русия икътисады моңа әзер түгел иде", ди "Агентство" әңгәмәдәшләренең берсе, элеккеге югары вазифадагы түрә.

Стресс хәлендә булуга карамастан, Кремль һәм хөкүмәт түрәләре әлегә вазифаларыннан китү турында уйламый, моны сатлыкҗанлык буларак бәяләнер дип саныйлар.

Путинга якын булган иң тар даирәдән башка беркем дә диярлек Украинага һөҗүм башлау карары турында белмәгән, дип яза Кремльдәге, хөкүмәттәге һәм Русия думасындагы үз чыганакларына сылтама белән журналист Фәридә Рөстәмова.

Хәтта Иминлек шурасының 21 февральдә булган, "ДНР" һәм "ЛНР"ны тану мәсьәләсе каралган утырышында да, Путин алга таба ни булачагын анда "катнашучыларның берсенә дә" әйтмәгән.

Рөстәмова әңгәмәдәшләренең берсе – "Путинның яхшы танышы" фикеренчә, Русия президенты, Көнбатыш Русия белән "уен кагыйдәләрен" бозды дип саный.

"Бу – абсурдка кадәр барып җиткән паранойя", ди ул. "Һәм Путин хәзерге вакытта (саклану министры Сергей) Шойгу белән (баш штаб җитәкчесе Валерий) Герасимовның Киевне тиз алачакбыз дигән сүзләренә чынлап торып ышана".

Русиянең Украинага һөҗүменнән һәм аңа җавап буларак көнбатышның чикләүләр кертүеннән соң, Русия хакимиятләре беренче чиратта рубль курсын тотып тору өчен төрле чаралар күрде. Шул исәптән, экспортчыларны биржада валюта кеременең 80 процентын сатарга мәҗбүр итте, резидентларга акчаларын чит ил банкларындагы хисапларына күчерүне тыйды, чит илгә дивидендлар түләүне тыйды, Үзәк банк төп процентны 20 процентка кадәр күтәрде. Русия хакимиятләре санкцияләргә җавап буларак башка чараларның да әзерләнүен әйтә. Әлегә санкцияләрнең иң нык сизелә торган нәтиҗәсе – рубльнең очсызлануы: доллар 100 сумнан артык, евро исә 120 сумнан артык тора.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG