Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Халыклар ассамблеясе президиумы Русия җитәкчелеген хуплавын белдерде


Украинада Бородянка шәһәренә һөҗүм
Украинада Бородянка шәһәренә һөҗүм

Президиум  фикеренчә, барысына да "дәүләт лидеры" тирәсендә берләшергә кирәк.

Татарстанның Халыклар ассамблеясе президиумы "тулысынча" Русия җитәкчелеген хуплый һәм "хәзер без эшли алырдай иң яхшы әйбер – Ватанга хезмәт итү" дип саный, бу хакта оешма сайтындагы белдерүдә әйтелгән.

Президиум фикеренчә, бөтен кешегә "дәүләт лидеры" тирәсендә берләшергә кирәк.

Татарстан халыкларының беренче съезды 1992 елда узды, анда милли-мәдәни ассоциация оештыру турында карар кабул ителде. 1997 елда Ассоциация бюджеттан финанслау һәм дәүләт карамагындагы Халыклар дуслыгы йортын алды.

Татарстанның Халыклар ассамблеясе шурасы рәисе итеп Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Ул "безгә каршы сугыш әзерләнде" дип белдерде һәм Украинага Русиянең бәреп керүен хуплады.

  • 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм итте. Аңа кадәр "ДНР" һәм "ЛНР" үтенеченнән соң, Русия президенты Владимир Путин Донбасста махсус операция башлату карарын кабул итүе турында игълан иткән иде.
  • Путин Украинаның хәрбиләрен коралларын ташларга һәм "өйләренә китәргә" өндәде.
  • Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзүе турында игълан итте.
  • Сугышны туктатырга өндәп, журналистлар, табиблар, психологлар һәм мәдәният хезмәткәрләре ачык хатлар язды. Хокук яклаучы Лев Пономарев ("Русия хакимиятләре "ят агент" дип саный) язган петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган.
  • 2 мартта Русия саклану министрлыгы Русия ягыннан 498 хәрбинең һәлак булуын, 1 597 хәрбинең яралануын белдерде. Мәскәү шулай ук Украина ягыннан 2870 хәрбинең һәлак булуын әйтә.
  • Үз чиратында Украинаның баш штабы исә Русиянең үле һәм яралы хәлдә 5840 гаскәрен югалтуы турында белдерә, үз югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG