Accessibility links

Кайнар хәбәр

Запорожье АЭС яна, шартлау Чернобыльдәгедән 10 тапкыр көчлерәк була ала


Запорожье атом электр станциясендә янгын
Запорожье атом электр станциясендә янгын

Шартлау Чернобыль атом электр станциясендәгедән ун мәртәбә көчлерәк булырга мөмкин диелә.

Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба дөнья илләренә мөрәҗәгать итеп, Русия хәрбиләре һөҗүме нәтиҗәсендә Запорожье атом электр станциясендә янгын башлануын белдерде.

"Русия армиясе Запороже АЭСын бар яктан да утка тота. Инде анда янгын башланды. Ул шартласа, Чернобыльдән 10 мәртәбә зуррак булачак! Урыслар атышны КИЧЕКМӘСТӘН туктатырга, янгын сүндерүчеләргә анда килү мөмкинлеге бирергә, иминлек зонасы булдырырга тиешләр", диде Кулеба.

Бу — Европадагы иң зур атом электр станциясе.

Атом электр станциясе вәкиле Андрей Туз Украина телевидениесенә белдерүенчә, Русия хәрбиләре янгын сүндерүчеләргә ата, анда килү мөмкинлеге бирми.

"Әйе, бу дөрес. Сугыш башланганнан бирле, станциядә аның мөдире, баш инженеры һәм бөтен җитәкче хезмәткәрләре яши. Һәм хәзер баш мөдирдән бик нык утка тоту турында хәбәр килде. Безне саклаучылар аларны туктата алмаячак, югалтулар бар. Административ бина да, беренче энерноблок та утка тотылды. Янгын сүндерүчеләр утны сүндерергә барып җитә алмый, аларны якыннан атып үтерәләр. Хәзер бездә, чыннан да, бик куркыныч хәл, моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген әйтә алмыйбыз", диде атом электр станциясе вәкиле.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG