Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Telegram-нан Русия хәрбиләре турындагы ботларны бетерүен таләп итә


Оешма фикеренчә, мондый Telegram-ботлар "хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары турында чын белешмәләрне җыюга исәп тота".

Роскомнадзор Telegram-нан "имештер әсирләр исемлегендә торучы яки Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган Русия хәрбиләре турындагы мәгълүмат" биреп баручы ботларны бетерүне таләп иткән. Бу хакта Роскомнадзорның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Оешма фикеренчә, мондый Telegram-ботлар "ата-аналар һәм башка якын кешеләренең хисләре белән оятсыз рәвештә уйнап, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары турында дөрес булган белешмәләр җыюга исәп тота". Тупланган мәгълүматлар канунга каршы килүче гамәлләр өчен кулланылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Ботларның авторлары һәм эшләп чыгаручылары җаваплылыкка тартылырга мөмкин, дип кисәткән Роскомнадзор.

27 февральдә украиннарның "Ищи своих" проектының сайты Русиядә томаланган иде. Шуннан соң авторлар шундый ук исемле Telegram-каналда мәгълүмат чыгара башлады. Анда Русиянең янәсе әсирлеккә төшкән һәм һәлак булган солдатларының, видеолары һәм фотолары чыгарыла.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG